|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2023 Хәвеф-хәтәр
Ач-ялангач бала тәрәзәдән чыкмакчы булганУфада үтеп баручы кеше бер фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп баручы баланы коткарган. Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, вакыйга Октябрь революциясе урамындагы торак йортның беренче катында булган. Кечкенә балалар өйдә караучысыз калган, аларның берсе кечесен тәрәзәдән этеп чыгарырга тырышкан. Моны үтеп баручылар күреп ала, бер ир балаларны коткарырга ашыга. Фатирда өлкәннәр булмаган. Тәрәзәдән күренгәнчә, бүлмәдә бөтен җирдә чүп-чар, балалар ялангач һәм пычрак.
"Башинформ" бу хәл турында Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән.
"Хәбәр 3нче полиция бүлегенә килде. Тикшерү үткәрелә", - дип аңлатма биргәннәр ведомствода.
Сак булыгыз! Бу ялларда гына да берничә бала тәрәзәдән егылып һәлак булды. Әйтик, 27 майда өч яшьлек бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлде.
Фото:пиксабай
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|