|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2023 Әдәбият
Казанда Равил Фәйзуллинның "Сылтама заманга" исемле әдәби-музыкаль кичәсе узды (ФОТО)Кичә Казанның "Шәрык" клубындаТатарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил ага Фәйзуллиның "Сылтама заманга" исемле әдәби-музыкаль кичәсе узды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. "Кечкенә генә иҗади очрашу бик җылы һәм дустанә форматта үтте. Килгән кешеләр канәгать кайтып киттеләр. Шул исәптән мин дә. Һәммәсенә дә рәхмәт!", - дип белдерде Равил Фәйзуллин "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Катнашучылар арасында җырчылар Сөмбел Кыямова, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, кичәне музыкаль яктан бизәүче - фортепиано остасы Диләрә Хуҗина, алып баручы шагыйрә Эльмира Җәлилова һәм башкалар булган.
--- |
Иң күп укылган
|