• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 05.08-15.08 Кыргый планета. Казан циркы. 18:00
  • 06.08-15.08 Салават. 33 сезон. Камал театры
  • 16.09 Niletto. МВЦ «Казань Экспо», КЗ им. И.Шакирова. 19:00
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 05 Август
  • Мәдинә Маликова - язучы
  • Зөфәр Хәйретдинов - җырчы, композитор
  • Наилә Ибраһимова - актриса
  • Салих Баттал (1905-1995) - язучы
  • Фәрваз Миңнуллин (1934-1994) - язучы
  • Рәйхан Халитов - блогер
  • Эльмира Гыйльфанова - җырчы
  • Надир Әлмиев - рәссам
  • Илгизәр Миргалимов (1942-2019) - дирижер
  • Фәрит Шиһапов (1951-2020) - музыкант
  • Гвардейская урамында озак вакытка фатир арендага бирелэ (студент кызларга яисэ гаилэле кешегэ). Фатир беренче этажда урнашкан. Якында гына остановка hэм кибертлэр. 10000 + ком услуги. Телефон 89586247928 (17.00 сон шалтыратырга)
  • Приглашаем на работу водителя кран манипулятора Ниссан, Изуцу. Работа сменная в Альметьевске(оплата за проживание с нас). Зарплата 2300 минимум и +.. Тел.89376209888
  • Исэнмесез. Метро Аметьева, Горьки яки Карбышева, Даурский, Мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира яки бүлмә снимать итәргә эзлибез. Медколледж тирәсендә. Тел. 89600475151
  • Зернодробилка молотковая сатам. Складта бар. Заказга да эшлибез. Төрле иләкле ясап була. 200-700 кг/сэг производительность. Электродвигатель 2,2 кВт/3000 об. Бункеры 40 л. Башка бункер, опорный рама, пульт управления да куя алабыз. Төрле районнарга, төбәкләргә җибәрә алабыз. Яхшы сыйфатлы. Бар деталләрен үзебез ясыйбыз (двигателдан кала). Гарантиясы бар. Татарстан, Яр Чаллы 8 (917) 921 52 90
  • Казан, “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • 1.6 яшьлек угез ите август башында суясы .Ботлап.Актаныш районы 89872229472
  • Казан шэхэрендэ субаренда очень 1 булмэле фатир снимать итэм, озак вакытка.тэртип,чисталык,уз вакытында тулэуне ышандырам. Тел. 89179060102. 89274868157
  • Казан, Вахитов районы, Хороводная, 50. 1комн. квартира, 2 лоджия, 51 м2.Риэлторсыз, озак вакытка. 89655886519 ваатсап.
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
 
 

 
Архив
 

               

31.03.2011 Җәмгыять

Җитмеш яшәр – атасы, Җитмеш атна – баласы

Сөйли башласа, аны бүлдереп, сораулар биреп торасы да түгел, авызыңны ачып тыңлыйсың да тыңлыйсың. Ничаклы гыйлем, көч-дәрт ташып тора бу кешедән. Сүзем журналист, крайны өйрәнүче-филокартист, раритет буклетлар авторы хаҗи Абдулла Ибраһим улы ДУБИН турында. Бу юлы да үзенә бәйле сөйләшүгә күчә алмый торабыз, ул бик тәмләп күңелен мәңге борчыган тема – тәмәкенең зыяны турында гәп куерта.

– Мине бит ул афәттән әнием – Хәдичә йолып калды, җаным. Егерме яшемнән Казанда гомер кичерәм. Ул чакта журналистлар арасында тәмәке тарту модада иде, авызыңа тәмәкене кабуга башыңа әллә нинди затлы фикерләр килә башлый, янәсе. Мин дә әкренләп шул нәрсәгә тартыла башладым. Ә безнең зур гаиләбездә (мин – ундүртенче бала) беркем тартмый иде. Бигрәк тә әнием бу гадәтне зур гөнаһка санады. Казан модасына ияреп, шулай өч-дүрт еллап мавыкканмындыр. Тәмәкене ташларга әниемнең үлеме сәбәпче булды. Аны җирләргә кайткач, кабере янына басып, беркайчан да авызыма тәмәке алмаска  ант иттем. Тәмәке тартучы – үз-үзенә кул салучы кеше инде ул. О.Янковский, М.Магомаев, А.Абдуловларны сез берәр тапкыр экранда тәмәкесез күрдегезме? Ә бит нинди талантлар иде. Тәмәке тартучыны бит аны, җаным, йөрешеннән танып була: ул атламый, ә шуыша. Мәхәббәттә дә шулай пассив – җенси яктан көчсез була алар. (А.Дубин хатыныннан 34 яшькә өлкән. – Н.К.) Әле тәмәке тартучы хатын-кызны күпмедер дәрәҗәдә аклый алам, чөнки аналык инстинкты җиңеп, кайчан да булса ул бу яман гадәттән арынырга мөмкин. Ә менә ир кеше тартса, бу инде яман нәрсә. Чөнки начар орлык – начар нәсел дигән сүз. Карагыз, күпме гарип бала дөньяга килә. Яшьләр бик жәл, җаным. Аларны ни гаиләдә, ни мәктәптә тәрбияләмиләр. Ә телевидение нинди азгынлык оясына әйләнде? Лозунгларын гына күрегез сез: «Ночь твоя, добавь огня!», «Бери от жизни все!», «Не дай себе засохнуть!», «Одежда не имеет значения!» Ахырзаман галәмәтләре бу, җаным, тереләр үлеләрдән көнләшер заман килде.

 

– Сез үзегез дә егерме елдан артык телевидениедә эшләгән кеше, узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында иң популяр дикторларның берсе идегез. Мин ул чакта бәләкәй әле, авыл хатыннарының: «Фамилиясе ник урысныкы икән?», «Үз чәчеме икән, әллә парик киеп йөриме икән?» – дип кызыксынганнары исемдә калган. Шуннан соң кинәт кенә юкка чыктыгыз...

 

– Урамга чыксам, мине халык таный иде. Ярдәм сорап килүчеләр дә күп булды. Ул чакта бит бар нәрсә дә дефицит, кайсына дару юнәтергә, кайсына телефон кертергә булышырга кирәк. Сүзем үтә иде... Мәскәүдә миңа атаклы Левитан курсларында укырга туры килде. Аның сүзе бер дә исемнән чыкмый: «Русчагыз камил,  саф татар исеме, славян фамилиясе – чын интернационализм үрнәге инде. Сезне Татарстанда күтәреп кенә йөртәләрдер». «Күтәрделәр», җаным, әмма минем беркемгә дә үпкәм юк.

 

– Егерме елдан артык телевидениедә эшләгән югары категорияле дикторның күз күрүе начарлану буенча инвалидлыктан кала тагын нинди исемнәре бар инде?

 

– Бернинди дә! Аның кирәге дә юк, җаным. Сезнең АКШның атказанган яки  халык артисты дигән исемнәрне ишеткәнегез бармы? Юк. Кайберәүләрнең әнә катлы-катлы исемнәре бар, икеләтә, өчләтә лауреатлар – ә халык хәтерләми дә үзләрен. Аллаһ адәм баласына авырлыкны сынау өчен бирә, шуны сабырлык белән үткәрә белсәң, ул сине тагын бер баскычка күтәрә. Эшсез калганнан соң 1984 елда туган шәһәрем Әстерханга кайтып китәргә җыендым. Елга вокзалына контейнер белешергә бара идем, юлда туганым – язучы Заһид Фәйзи очрады. «Син ике ай эфирда юк, «туганың кайда», дип, миннән таптыралар. Нинди китү ди ул! Китсәң,  яла ягылып кына калачак үзеңә», – дип, ул мине Казанда калырга үгетләде.  

 

(Абдулла хаҗи кеше исемнәренә аерым бер мөнәсәбәттә. Әңгәмә барышында бүлмәгә килеп кергән хезмәткәрләребезне туктатып исемнәрен сорап куя.)

 

– Исемең ничек, җаным?

 

– Динар.

 

– Җиңел аралашучан, һәрчак игътибар үзәгендә, борчак шыттырырга да оста...

 

– Исемнәр турында сез шулкадәр күп беләсез. Бәләкәй кызыгызга да Марьяммиям дигән искиткеч гүзәл исем сайлагансыз...

 

– Марьяммиям – минеке, сөйкемле, ямьле дигәнне аңлата. Әле яңа гына телемә шундый гыйбарә килде: «Җитмеш яшәр – атасы, җитмеш атна – баласы». Бу безнең турыда инде. Аллаһы Тәгалә шушы кызымны аякка бастырып калдырырга тагын 12 еллап вакыт бирсә, миннән дә бәхетле кеше булмас иде. 


Нәүбәһар КӘБИР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№18 (765718) / 05.04.2011 00:19:28

Чынлап та Мәрьям, мияусыз гына да матур яңгырый бит!

№17 (765708) / 05.04.2011 00:01:57

№16 (765705) / 04.04.2011 23:57:44

70 яшьтә әти булу- перебор...Үсә төшкәч, урамда "бабаң" дип эндәшәчәкләр бит инде, кызга кыен булачак, исеменең мияменнән үзе дә котылыр, анысы.

№15 (765148) / 02.04.2011 00:28:53

ил № 14 белән килешмичә ( авыр булса да) булмый шул.
Рәсәйдә берәүгә, Виагра исеме дә кушканнар, ... - чашабыз мәллә?!.

№14 (765147) / 02.04.2011 00:04:48

//Марьяммиям //

бред.
шундый, артык творческий кешеләр эгоист була инде.
үзе турында гына уйлылар.
ой, мы крутые, вәт чәпедек исем.

а вапще, андый исем юк инде. дурацкий исем.

//Марьяммиям дигән искиткеч гүзәл исем//
болай уйлаучы журналисты да инде...

№13 (765145) / 01.04.2011 23:46:54

Альбом итеп чыгарсалар, без дә алыр идек, Татарстан Республикасы төзелүнең 20 еллыгына, мәсәлән? Иске Казан юкка чыгып бара бит инде.

№12 (765143) / 01.04.2011 23:25:46

бик күп.үземә дә күрсәткән иде.Казанның иске урамнары,агач йортлары. озак еллардан бирле җыйган ул аларны.

№11 (765135) / 01.04.2011 23:01:37

Абдулла Дубинда иске Казанның искиткеч фоторәсемнәре бар,элегрәк журналларда басыла иде, шулай ук зур стажлы коллекционер дип укыганым бар. Ниләр җыюын төгәл хәтерләмим, ләкин интервьюда бер сүз дә әйтелмәгән икән, димәк, сөйлисе килми. Казан тарихын өйрәнүчеләргә материал күптер аңарда.

№10 (765101) / 01.04.2011 21:48:20

Гыйбрәтле. кызыксынып кара юри генә.
Дубин- Г.Гөбәй кияве.

№9 (765094) / 01.04.2011 21:28:04

Карт кызга. белмим шул мин аның язмышын. ничектер кызыксынганым булмады, килеп тә сөйләмәделәр

№8 (765037) / 01.04.2011 14:10:20

соң әйдә давай,мине алдап кара!


Хәлеңнән килсә!

№7 (765025) / 01.04.2011 13:42:42

Их алдарга иде берәрсен...

№6 (764963) / 01.04.2011 07:33:16

Рузилә, апакаем, ошый димәдем, ошамый дип яздым бит.

№5 (764944) / 31.03.2011 23:52:24

Кызганыч өлкән балаларына игътибары җитмәде. Кызык бабай турында син беләсеңдер Рузилә. Бик аянычлы язмыш булды аның хатыны белән кызында.

№4 (764943) / 31.03.2011 23:48:04

Ул, бас тавышлы,дорес дикцияле кочле диктор иде заманында.Куп кенэ атаклы шэхеслэр кебек ул да дикторлыктан киткэч хэмер бн мавыкты бугай.Аннары ул Казан тарихы бн бик каты кызыксынды бугай.

№3 (764939) / 31.03.2011 23:39:25

Бер кыз, үскәнем. син яштер әле, җитмештәге бабайны ошатма инде, яшрәкләрне кара. ә ул бик эрудицияле, кызык бабай. молодец. җитмешкә җитеп шундыйрак булалсак бик яхшы булыр иде әле. булмас шул.

№2 (764863) / 31.03.2011 20:52:52

Шыттырырга үзе дә ярата ул!

№1 (764830) / 31.03.2011 19:05:25

Бу бабайны беләм мин. Ошамый ул миңа, Идел-Пресс бинасында очрагында, үзен әллә кемгә куеп, әллә ниләр сөйләп йөри

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar