|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2023 Җәмгыять
Биектау районында 16 яшьлек егет батып үлгәнКичә Биектау районының Шигали авылында Солонка елгасында яшүсмер батуы турында хәбәр килде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Елга янында узып баручы кеше 16 яшьлек егетне ярдан 8 метр ераклыкта күреп алган һәм аны судан чыгарган. Урынга килгән табиблар яшүсмернең үлемен теркәгән.
Билгеле булганча, яшүсмерләр өлкәннәрдән башка гына су коенган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, бу сулык су коену өчен җиһазландырылмаган, моның турында тиешле билге тора. Һәлакәтнең беренче сәбәбе – су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә ата-аналарга мөрәҗәгать иттеләр: балаларны яшьтәшләре белән генә өлкәннәрдән башка сулыкларга җибәрергә ярамый.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|