|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2023 Криминал
Казанда ишегалдында җиде автомобиль бәрдергән машина ВИДЕОга эләккәнАдоратский урамында 7 машина бәрдергән Audi Q5 шоферын 10 тәүлеккә кулга алганнар. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ачыкланча, хокук бозучы исерек булган. Һәлакәт урынында алкотестер 0,4 промилле күрсәткән. Әмма ир-ат исерек хәлдә булуны билгели торган медицина тикшерүеннән баш тарткан.
«Ир-атка 10 тәүлек административ кулга алу билгеләнде», – дип сөйләделәр шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә.
--- |
Иң күп укылган
|