поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.03.2011 Матбугат

Дини тапшырулар карыйм дисәң, йә йоклама, йә эшкә барма

Илдус хәзрәт Фәизов шәхси блогында киләчәктә FM дулкынында ислам радиосы барлыкка киләчәге турында хәбәр иткән иде. Шуңа өстәп дини тв каналын ачу мәсьәләсе авыррак торуын, алай да аны булдырырга өмет барлыгы турында да язды. Әлбәттә, болар тормышка ашырасы бик күркәм хыял-ниятләр. Әлегә татарларга ислам турында сөйләү һәм Татарстанда ислам вәзгыятен яктырту бурычы бердән-бер каналыбыз “Татарстан - Яңа гасыр” өстендә.

Бүгенге көндә “Яңа гасыр”дан дини тормышыбызга кагылышлы берничә минутлык махсус сәхифәләрне иртәнге һәм балалар өчен әзерләнгән тапшыруларда да күрергә мөмкин. Болары диңгез тамчыларын хәтерләтсә, “Нәсыйхәт”, “Җомга вәгазе” һәм рус телле аудитория өчен “Актуальный ислам” тапшыруларын тау-ташлар арасыннан бәреп чыккан саф сулы чишмәләр белән чагыштыру дөресрәк булыр. Бердән-бер каналыбызда дини вәзгыятьне яктырту, исламны пропагандалау, аңлату, нигездә, әлеге өч тапшыруга кайтып кала. Күпләребез дини вәгазьләр, фикерләр ишетергә, динчеләребезне, ислам белгечләрен тыңларга теләп шуларны көтеп ала.

”Нәсыйхәт”не дини, рухи-мәгърифәтчел тапшыру дип атарга кирәктер. Тормышыбызның төрле өлкәләрен дини күзлектән карап ачып бирә, мөселманнар хәле, эш-гамәлләре белән даими таныштырып бара. “Җомга вәгазе” Рамил Юныс, Рөстәм Зиннуров, Илдус Фәиз кебек хәзрәтләребезнең чыгышларыннан тора. Күп сандагы хатлар килүе телевизор караучылар арасында аның популярлыгын күрсәтә. “Актуальный Ислам” чагыштырмача яңа дөнья күргән тапшыру. Татарстан Голәмәләр шурасы җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Батыр бүгенге көндә әһәмияткә ия вакыйгаларга, сорауларга дини, милли күзлектән чыгып рус телендә аңлатма бирә.

Тапшыруларның эчтәлекләренә өстән-өстән генә тукталдым. Иң яхшысы аларны үзең карап баруың бит...  Шуңа күрә хәзер эфирга чыгу вакытларына игътибар юнәлтик.

Моңарчы өч тапшыру да җомга көнне күрсәтелде: "Нәсыйхәт" 11 сәгать 30 минутта, "Актуальный Ислам" - 7.50 дә, "Җомга вәгазе" - 5.20 дә һәм 11.20 дә.

21 марттан "Яңа гасыр"да тапшырулар программасына шактый үзгәрешләр керүе билгеле булды. Бу үзгәрешләр дин тапшыруларын да читләтеп узмаган икән. Дөрес, алар гадәттәгечә җомга көндә калганнар. “Актуальный Ислам” - 5.00 гә һәм 13.30 га, “Нәсыйхәт” - 5.10 га һәм 11.00 гә, “Җомга вәгазе” - 5.40 ка күчкән. Әлбәттә, әгәр дә бу вакытларда йокламасаң һәм эштә булмасаң, рәхәтләнеп карарга була инде. Кабатлаулары да кичен, эш бетереп диванга кырын ятып карый торган вакытта түгел шул.

Әлеге дини тапшыруларның эфирга чыга торган вакытларына күз салгач үзеннән-үзе сораулар туа. Мөселманнар өчен җомга - мөһим көн саналганга күрә генә дини тапшырулар шушы көнгә сыеп беткәнме? Ни өчен, әйтик, шимбә, якшәмбе көннәрендә, авыл халкы телевизор карый торган кичке якта күрсәтелмиләр? Әллә аларны бары тик пенсиядәге, өйдә утыра торган әбиләр, бабайлар көндез карасын, шуларның күңеле булсын өчен генә эшлиләрме?

Бу сорау-фикерләремне телевизион тапшырулар мөхәррире Ләйсирә Фазлыевага җиткердем. Ул болай аңлатты:

- Моңа кадәр “Җомга вәгазе” тапшыруы көндезге уникенче егерме минутта башлана иде, аның артыннан ук “Нәсыйхәт” тапшыруы. Ә бу мәчетләрдә җомга вәгазе вакыты. Шул рәвешле мөселманнарга адресланган тапшыруларны хәтта мөселманнар да карый алмый иде. Телевизор караучыларның үтенечләренә колак салып, җитәкчелек югарыда телгә алган тапшыруларның вакытын үзгәрткән. Яңа “сетка”да “Нәсыйхәт” хәзер көндезге унбердә. Әлбәттә, безнең дә кеше карый торган вакытта эфирга чыгасы килә. Мин, мәсәлән, “Нәсыйхәт”нең вакыты җомга көнне кич булырга тиеш дип уйлыйм. Бу безнең каналның милли тапшырулар сәясәтенең дәвамлылыгы күрсәткече булыр иде. 

Шунысы бар, вакытка карап тапшыруга таләпләр дә арта. Күрәсең, башта безгә эшләп күрсәтергә, рейтинг “алып кайтырга”, аннан соң гына тагын да югарырак рейтинг бирә торган вакыт сорарга кала... Әһәмиятле тапшыру икәнлегебезне дөньяви каналда башкача исбатлау мөмкин түгел.

“Актуальный Ислам”ның вакыты көндезге икенче яртыга төшерелүенә борчылдым. Хәзер ул “хуҗабикәләр вакыты”нда. Тапшыруның алып баручысы Рөстәм Батыр аның формасын үзгәртергә тәкъдим итә. Хезмәтебезне нәтиҗәлерәк итү турында уйланабыз.

Дини тапшыруларга хәзерге мөнәсәбәт толерантлык билгесе генә. Югыйсә, дин ул безне халык иткән кыйммәт, рухи мирасыбыз. Ислам намаз уку, ураза тоту кебек тышкы күренешләрдән генә тормый. Һәр гыйбадәтнең асылы бар. Ислам кешегә хезмәт итә. Безне тәрбияле, әхлаклы, ниһаять, бәхетле итә.

Ләйсирә Фазлыеваның комментарийларына өстәп, рейтинг, гомумән, бик шартлы төшенчә диясе килә. Әйтик, эфирның тамашачы өчен иң уңай бер вакытында азан тавышы яңгыраса, бу минутларның рухи кыйммәте, файдасы ни кадәр артканны билгели торган рейтинг, гомумән юк... 


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ --- | 30.03.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»