|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2023 Шоу-бизнес
Алсу Фазлыевага ни булган?Җырчы Алсу Фазлыева тегүчеләрен шаккатырырлык дәрәҗәдә ябыккан. Дуслары аның өчен куркуга калган. «Кичә киемнәрне тарайтырга дип барган идем. Тегүчеләр шаккатты. «Тарайтканчы, яңа кием тектерү яхшырак булыр», – диделәр. «Ул кулларыгыз, ул аяклар, ул йөзләрегез! Нишләдегез?» – диләр.
Аллаһка шөкер, дөрес тукланам, су, көнгә 2 тапкыр коктейль эчәм. Спорт белән шөгыльләнеп булмый, мин аны яратмыйм да инде. Туклану гадәтләрен дөрес формалаштырганда, артык килограммнар барысы да китә. Теләк кенә булсын», – дип сөйли җырчы сторисларында.
«Бик кызык сөйлисез. Башта – операция, аннан минус 15 килограмм. Ичмасам, операция булганын әйтәсе түгел иде. «Дөрес тукланам», - дигәнегезгә кеше ышанган булыр иде», – дигән бер язылучысы, Алсуны «пластик операция ясаткан» дип фаразлап.
«Минус 15 артык күп, минус 5 килограмм да җитә миңа. Башны эшләтмәсәң, нәрсә ашаганыңны контрольдә тотмасаң, бернинди операция дә ярдәм итми», – дип җавап кайтарган аңа Алсу.
Фото: "tatar-inform"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|