поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Июнь
  • Илдар Хәкимов - җырчы
  • Илдус Әхмәтҗанов - актер
  • Ләйсирә Фазлыева - журналист
  • Гөлгенә Шиһапова - журналист
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
18.05.2023 Язмыш

Уникенче палата: иргә һәм чиргә түзеп яшәгән хатыннарның гыйбрәтле язмышы

Үз гомеремдә дүртенче тапкыр хастаханәгә эләктем… Иртәнге якта кабул итү бүлегендә утыра идем инде. Бераздан 12 нче палатага озатып та куйдылар. Тәүлек буе ятучы ике хатын-кыз янында мин өченчесе булдым.

Тәрәзә янындагысы Мөршидә апага 75 яшь, Казан карчыгы икән. Хәер, аны әле әби дип әйтеп булмый. Төз гәүдәле, йөгереп йөри. Укол һәм система алып кайтып китәсемне белгәч, сүгеп үк ташлады:

– Булнистә яту дип аталамы инде бу? Үзеңне карарга кирәк. Авыру хатын берәүгә дә кирәкми. Авырсаң, балалар да яратмый. Гомерем буе вакытында дәваландым. Тормыш куган буласыз, кайсыгыз тоткан соң аны?!
 
Икенче караваттагысы – рус милләтеннән. Борчылудан авырый башлаган. Табиблар диагноз куя алмый интегә икән. Көчле дарулар белән генә яшим, ди.
 
– Ирем хыянәт итте. Шуны белгәч, томан эчендәге кебек яшим. Шундый сәер хисләр. Психотерапевтта булдым, башым дөрес минем. Әле бит 50 яшь тә юк. Кече кызым техникумда укый, олысы кияүдә инде. Өч ай эшлим дә бер ай дәваланам. Күренмәгән табиб калмады, нинди генә профессорлар карамады. Төгәл диагнозны әйтүче юк. Әмма гомерлек чир икәнен яшермиләр. Шуңа күрә, бүгенге көн белән яшим, – ди ул.
 
Бик ярдәмчел үзе. Хастаханәдәге тәртипләрне аңлатып бирде. Кайчан карама уйга баткан. Ирен сагынып яши икән.
 
Өченче көнне палатага Настяны керттеләр. Ут хатын! Тавышы көчле, бөтен кеше белән дә уртак телне тиз тапты.  Казанныкы, моңарчы башка хастаханәдә яткан. Белмәгән табибы юк. Моннан 10 ел элек, 43 яшендә авырый башлаган. Улын өйләндергән көнне машинада барганда, кинәт кулы икенче якка борылып куйган. Башта аптырашканнар инде. Кулы чыкты дип салкын әйбер дә куйганнар. Бераздан кул җайланып китсә дә, чир бетмәгән. Настя да калтырый торганга әйләнеп калган.
 
– Биш ел инде эшли дә алмыйм, инвалидлык та бирмиләр. Миндәге авыру белән тиеш түгел, диләр. Ничек яшәргә соң? Ай саен кыйммәтле дарулар эчәм. 20–30 мең сум китәдер. Әле ярый ирем эшли. Заманында 4 катлы йорт төзегән идек. Ике малай үстереп, берсе дә безнең белән калмады. Авыргач, беренче каттан өскәрәк күтәрелгәнем юк. Быел сатарбыз, дибез. Безгә бер бүлмәле фатир да җитә, – ди ул.
 
Бүлмәгә бишенче апаны салдылар. Районнан килгән. Аягына баса алмый, көчкә йөри. Гаеп – умырткалыкта, дигәннәр. Гөлчәчәк – күпне күргән татар хатыны. 34 ел яшәгәннән соң, кул күтәрүенә чыдый алмагач, иреннән аерылган. Олы кызы килеп, әнисен үз янына алып киткән.
 
– Татар гаиләсендә үскән кеше бит мин. Авылдашыма кияүгә чыктым. Кая ул кире кайту! Безнең заманда түзәсе иде. Эчкәненә дә, сукканына да. Өйдә тыныч кына йоклаганымны хәтерләмим дә мин. Гомерем буе кешедә кундым. Өч бала таптым, аерылып китәрмен дип уйламадым да, – ди ул. – Дүртебезне дә кыйнады. Кызым белән кияү килеп алган көнне беренче мәртәбә изрәп йоклаганмын. Иртән кызым яныма керде дә: «Әни, йоклый алдыңмы? Кияүгә чыкканнан бирле, төннәр буе синең исәнлегеңне теләп яттым», – ди. Кыйнаса да, үзләрен какса да, балалар әтиләрен дошман күреп үсмәде. Холкы шундый, үпкәләмәгез, дип өйрәттем. Күпме генә ялынса да, кире кайтмадым, ул да өйләнмәде.
 
Гөлчәчәк апаның сызланмаган җире юк. Умыртка баганасына зыян килгән. Мин чыгып киткәндә, аягына басты ул. Әкренләп йөри башлады.
 
– Гомер тиз узды. Үзем өчен яшәмәдем дә инде мин. Үткәннәрне искә төшерсәм, үкереп елыйсы килә. Никләр балам белән чыгып китмәгәнмен, дип үкенгән чакларым күп булды, – ди ул. –  Кыйнауга, рәнҗетүгә түзеп яшәмә икән. Мин дә бит берәүләрнең газиз баласы идем. Үз улларым кул күтәрү түгел, хатыннарына авыр сүз дә әйтмиләр. Күреп үсте алар. Гаиләне саклыйм дип, үзеңне сакламыйча яшәргә ярамый икән! Соң аңладым, әмма шуңа да сөенәм әле.
 
Фото: freepik.com

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы