|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2023 Криминал
Казан прокуратурасы балалар бакчасында баланы кыйнау турындагы мәгълүматны тикшерәСоциаль челтәрләрдә Казандагы балалар бакчасында тәрбияченең ютәлләгән өчен кыз балага сугуы турында мәгълүмат пәйда булды. Бу хакта Татар-информ яза. Видеодан күренгәнчә, дәрес вакытында тәрбияче бер малайга нәрсәдер аңлата. Шулвакыт хатын-кыз янәшәдә утырган кечкенә кызга терсәге белән бәрә.
Күзәтчелек идарәсе әлеге мәгълүматны тикшерә. Чараны Идел буе районы прокуратурасы үткәрә, диелә ведомство хәбәрендә.
«Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор реакциясе чаралары турында мәсьәлә хәл ителәчәк», - дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|