|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2023 Хәвеф-хәтәр
Нурлатта «ГАЗель» 8 яшьлек баланы таптаткан, аны Казан хастаханәсенә китергәннәрКичә кич Нурлатта «ГАЗель» 8 яшьлек малайны таптаткан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 70 яшьлек йөртүче җәяүлеләр юлында баланы таптаткан. Юл-транспорт һәлакәтендә малайның башы имгәнгән. Башта малайны Нурлат Үзәк район хастаханәсенә, аннары Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарга балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен кабатларга кирәклеген искәртә. Аларга юл аша дөрес чыгу, ишегалдында үзеңне тоту, юлның куркыныч участокларында игътибарлы булу, светофор сигналларын үтәү турында аңлатырга кирәк.
12 яшькә кадәрге балаларны автомобильләрдә махсус утыргычларда йөртергә, баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш.
Фото: социаль челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|