|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2023 Хәвеф-хәтәр
Татарстан коткаручылары аягы мотоблокта кысылып калган егеткә ярдәм иткәнТукай районы коткаручылары аягы мотоблокта кысылып калган егеткә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 112 бердәм номерына 19 яшьлек егетнең аягы мотоблокта кысылып калуы хакында хәбәр килгән, ул аның тешенә кысылган аягын кешеләр ярдәменнән башка чыгара алмаган.
Коткаручыларның кизү сменасы шунда ук Круглое Поле бистәсенә юл тоткан. Коткаручылар, мотоблок фрезы пычагын кисеп, егетне «тоткынлыктан» азат иткән.
19 яшьлек егетне табибларга тапшырганнар.
--- |
Иң күп укылган
|