поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.05.2023 Җәмгыять

Ралинә Ибраева: «Еларга теләсәм – елыйм, көләсем килсә, көләм мин»

Бу көннәрдә Казан кызы Ралинә Ибраева турында ишетмәгән кеше сирәктер. «Туган тел» җырын башкарып, Казахстан жюриен таң калдырды ул! 11 яшьлек җырчы кыз «Qazaqstan Даусы. Балалар» проектының киләсе турына узды. Аның белән сәхнә һәм хыяллар турында сөйләштек.

Кунагыбыз турында белешмә

– Ралинәгә – 11 яшь;

– Казанның «Унбер» лицеенда 5 нче сыйныфта укый;

– узган ел «Голос. Дети» проектында катнашып Егор Крид командасына эләккән иде;

– балалар «Евровидение»се финалисты, «Детская Новая волна» проекты ярымфиналисты.
 
– Ралинә, ни өчен Казахстан шоу-проектында катнашырга булдың?
 
– Узган ел мин Мәскәүдә «Голос. Дети» проектында катнаштым. Катнашучылар арасында Казахстан балалары да бар иде. Алар безгә үзләренең проектлары турында сөйләде. Кастинг игълан ителгәч, гариза биреп карарга булдык. Берникадәр вакыттан соң киләсе этапка узуым турында хәбәр килде. Әзерлеккә бик җаваплы карадым. Проектта миңа бик ошый. Казахстан һәм башка илләрдән килгән күп кенә талантлы балалар белән таныштым. Казахстан бәйгесендә Татарстаныбызны тәкъдим итүем белән горурланам. Безнең мәдәниятне төрле илләрдәге кешеләр дә күрүен телим.
 
– «Туган тел»не шундый матур җырладың син! Җырны кем сайлады?
 
– Рәхмәт! Кастинг вакытында без оештыручыларга төрле җыр тәкъдим иттек. Алар минем татар телендә җырлавымны теләде. Без Габдулла Тукай сүзләренә «Туган тел» җырын сайладык, чөнки ул татар халкының иң танылган җырларының берсе, гимны дип әйтергә була. Мин аны балачактан ук беләм. Миңа проектның дүрт остазы да борылды. Мин казах җырчысы, Казахстанда популяр булган «Ninety One» төркеме солисты Алем командасын сайладым. Ул остазлардан беренче булып борылды. Миңа аның иҗаты бик якын һәм аңлаешлы. Ул – бик сөйкемле җырчы. Хәзер без остазым белән яңа композицияләр әзерлибез.
 
– Син ничә яшьтән җырлыйсың инде?
 
– Мин 4 яшемнән  җырлыйм, 5 яшемнән вокал белән шөгыльләнәм. Педагогым – «Ямьле» төркеме солисты Альбина Казыйханова. Татар, инглиз, рус һәм башка телләрдәге җырларны да башкарам.
 
– Сәхнә синең өчен нәрсә ул?  
 
– Сәхнә минем өчен икенче йорт кебек. Анда билгеле бер мохит бар һәм ул миңа бик ошый. Һәр чыгышым белән үз-үземә ышанычым арта. Зур сәхнәләрдә җырларга яратам. Быел миңа «Голос. Дети» проектындагы остазым Егор Крид белән аның Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы концертларында чыгыш ясау бәхете елмайды. Шулай ук Димаш, Ирина Аллегрова, Олег Газманов, Сосо Павлиашвили, Төркия Хоры, Юлия Савичева кебек артистлар белән дә җырлаганым бар.
 
– Киләчәктә үзеңне җырчы итеп күрәсеңме?
 
– Миңа башка төрле иҗади һөнәрләр дә кызыклы. Мәсәлән, дизайнер. Вокалдан тыш, күп вакытымны укуга багышлыйм, яхшы укырга тырышам. Шулай ук йөзү белән шөгыльләнәм, буш вакытымны файдалы һәм актив үткәрергә яратам. Һөнәр сайлау турында уйларга иртәрәктер әле. Ләкин нәрсә белән шөгыльләнсәм дә, аны яратып башкарачакмын. Моңа бернинди дә шигем юк.
 
– Иҗат юлыңда синең өчен кем үрнәк булып тора?
 
– Мине төрле музыка жанрларында җырлаучылар илһамландыра.
Һәрберсеннән үзем өчен нәрсә дә булса алырга тырышам. Үзем өчен үрнәк итеп педагогым Альбина Фәзировнаны куям. Ул бик матур җырлый.
 
– Ралинә, тамашачы мәхәббәтен яулауның сере нидә дип уйлыйсың?
 
– Минемчә, тамашачының мәхәббәтен яулау өчен ихластан җырларга, җыр белән яшәргә һәм ачык булырга кирәк. Минем үзенчәлегем табигый булуда дип уйлыйм. Еларга теләсәм – елыйм, көләсем килсә, көләм мин. Мине «кояш» дип атыйлар, исемемнең мәгънәсе дә шуны аңлата.
 
– Буш вакытларыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
 
– Рәсем ясарга, биергә, сәяхәт итәргә, гаиләм һәм дусларым белән вакыт уздырырга яратам.
 
– Ә иң зур хыялың нинди?
 
– Минем хыялларым күп, ләкин иң зурысы – популяр җырчы булу. Иҗатым белән тамашачыга җылылык һәм мәхәббәт бүләк итәргә телим.
 

Ләйсән САФИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.05.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»