поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.05.2023 Киңәш-табыш

Күз тиюдән ничек сакланырга?

“Күз тию мөмкинлеге булганда, махсус догалар укып, күз тиюдән саклавын сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Көнчедән курыкмаска, йөрәкне андый уйлардан азат кылырга кирәк.

Әгәр дә күз тигән икән инде, ул вакытта мөэмин-мөселман кеше камил тәһарәт белән «Фатыйха», «Аятел-Көрси», «Ихлас», «Фәлакъ», «Нәс» сүрәләрен укып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә ихлас күңелдән ышанырга тиеш.
 
Шушы сүрә вә аятьләрне укып, суга өшкереп, шул суны күз тигән кешегә эчерү дә ярдәм итә. Әгәр өшкерелгән су зур савытта булса, шул су белән күз тигән кешенең өстенә коярга кирәк. Бу очракта да Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә чын күңелдән ышану зарур.
 
Сезгә карата көнчелек уты белән күз тидергән булсалар, югарыда әйтелгән сүрәләрне вә аятьләрне суга укып, шул су белән күз тигән кешене өч мәртәбә коендырырга кирәк.
 
Көнчедән курыкмаска, йөрәкне андый уйлардан азат кылырга кирәк. Бу – иң яхшы чара.
 
Үзенең күзен каты дип санаган кеше балаларына, кардәшләренә һәм алар кулында булган нәрсәләргә сокланып караганда, «әл-Кәһеф» сүрәсенең 39нчы аятен укырга тиеш: «Культә мәә шәә-әллааһү ләә куәтә илләәә билләһ», ягъни: «Барча эшләр Аллаһы теләгәнчә була, Аллаһыдан башка куәт юк».
 
Кулдан килгәнчә кешеләргә һәртөрле изгелекләр кылырга, сәдакалар бирергә кирәк, бу бик саваплы. Алар һәртөрле бәла-казалардан, күз тиюдән һәм көнчеләрнең явызлыгыннан киртә булып торалар.
 
Күз тигәнне белү өчен күрәзәчеләргә, багучыларга бару – кырык көнлек гамәлне юкка чыгара. Тәүбә итеп төзәлмәсә, мөшрикләрдән санала.
 
Күз тиюдән саклый торган бөтиләр тагып йөрергә ярамый. Сихерчеләр язып биргән бөтиләр тагу, теләсә нинди чүпрәкләр бәйләп йөрү, ирләре каршында сөекле булу нияте белән күрәзәчеләргә теләсә нәрсә ясатып, аны ирләренә сиздермичә ашату яки эчертү зур гөнаһ исәпләнә.
 
Күз тимәсен дип сабыйның маңгаена буяу белән миң ясау, бакчага, иген кырларына, юллар чатына хайван башлары элеп кую, болар бар да – мәҗүсилек калдыклары.
 
Кайберәүләр яңа өйгә күчкәндә яки машина сатып алгач, бер сарык суялар да, күз тимәсен өчен дип, шуның каны белән йортны, машинаны буйыйлар. Болай эшләргә ярамый.
 
Күз тиюдән саклый дип өйгә, машинага, хайваннарга дага һәм аның эченә күз рәсеме төшерелгән кул шикелле нәрсәләр элү – хорафат гамәл. Юк-барга ышанучылар фикеренчә, кулның биш бармагы – «Фәлакъ» сүрәсенең биш аяте, ә күз – көнченең күзе имеш, бу да хәрам. Ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән һәм Аның Коръәненнән эзләргә кирәк!” – дип язды Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк.
Фото: пиксабай.ру
 
 

Алсу ГӘРӘЕВА
Өмет
№ --- | 03.05.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»