поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.05.2023 Шоу-бизнес

Лилия Хәмитова: Әнигә кайткач әйттем. “Җүләрләндеңме әллә?” – диде

“Ашыгыч ярдәм” машинасы бүген дә капка төпләренә яшен тизлеге белән килеп туктады... Әнисе Кифая апаның химия алганнан соң, кинәт хәлсезләнеп китә торган гадәте бар. Арчаның үзендә яшәүче җырчыбыз Лилия Хәмитовага тәүлек әйләнәсе әнисе янында булырга туры килә.

– “Кызым, өстәл янында синең белән кара-каршы утырып, тәмләп чәй эчәсем килә”, – дигәч, аш-су ягына алып чыккан идем. Коляскасына утыртып. Чәен ике генә йотты. “Әллә нишләдем...” – диде дә, бөгелеп  төште. Ярый әле “ашыгыч ярдәм” тиз килеп җитте. Үлчәп карасалар – кан басымы 60ка 40. Өй тирәсендә үз-үзен әйбәт йөртә иде дә,  соңгы араларда биреште шул. Биш елдан бирле яман шеш белән көрәшәбез бит. Әнинең сөякләрендә... Химиядән соң авырая. Узган ел 6 декабрьдә химиягә алып баргач ковид эләктерде, 7се көнне инфекцион хастаханәгә озаттык. Кайта алмас, дип тә курыккан идек. Бер атна эчендә, табиблар ковидны җиңеп, әнине туры республика клиник хастаханәсенә җибәрде. Анда да дүрт көн реанимациядә ятты әле. Палатада икәү бер генә төн кундык: “Кызым, мин барыбер үләм, үз нигеземдә җан бирәсем килә”, – дигәч, өйдә ничек тә аякка бастырырга тырышырмын, дип, кул куеп алып кайттым. 20 көн башын да күтәрә алмаган кешене каталка белән төшереп бирделәр. Әни өчен хәсрәтләнеп, Яңа елның да ямен күрмәдек, әзерләнмәдем дә. Өчәү каршы алдык. Өйдә әни тернәкләнде. Быел июльдә 76 яшен тутыра, Аллаһы боерса. Хәзер химияне өйдә алабыз. Әле дүрт көн гастрольдә йөреп кайттым, эшләмичә дә булмый. Абыйның хатыны белән Алия игезәгем килеп, Әмир белән өчәүләшеп карадылар. Кайтып кергәч, елап җибәрде. “Бөтенегез дә әйбәт. Лилиям кебек карый белмисез”, – ди. Уколларны әнигә үзем ясыйм. Тормышымдагы яңалыкларны да авырдан кабул итте. 
 
– Игътибардан читтә калып, тыныч кына иҗат иткән елларның “кирәген” бирдең, Лилия! Аяз көнне яшен суккандай вәгъдә йөзеге кидең! Винарис – алам, ә син барам, дидең... 
– Үзем дә аптырап киттем. Җитмәсә туган көне мәҗлесендә! Шаяртамы, дөрес сөйлиме, аңламадым да. Аннары, юк дигән саен бар булмый, уен-көлке белән: “Риза!” – дидем. Алай да колагына үрелеп: “Шаяртасыңмы? Кәләшең булып уйнаргамы?” – дип сорадым әле. “Юк! Мин җитди сөйләшәм!” – диде ул. Икенче көнне бөтен дөнья кубарылды. Телефонны алырга курыктым. Бертуктаусыз шалтыраталар, язалар, мин белгәне, белмәгәне... 
 
Винарис белән дуслыгыбызга 27 ел, ышанычлы, еллар белән сыналган. Мин әле дә аны дустым итеп күрәм. Кайвакыт, ирем бит инде, дип, уйлап куям да көлеп җибәрәм. Гүзәлия белән икесе сөйләшеп утырганда: “Ялгыз яшәүдән шундый арыдым”, – дигән ул. Ә без өчәү “Хыялыйлар” программасы белән йөри башлаган идек. Гүзәлия белән элек тә банкетларда күрешкәләдек, кешене белер өчен бит өч көнлек сәфәр җитә. “Карап торам да, Лилиягә бер дә дорфа итеп җавап биргәнең юк. Туры да киләсез, бер дигән пар булыр идегез”, – дигән. “Лилия миңа чыгармы икән?” – дип шикләнгән дә әле Винарис. “Ә син тәкъдим ит! Көтмәгәндә, кинәт эшлә”, – дигән аңа Гүзәлия. Хәзер фотоларны карыйм да, без бит гастрольләргә гел бергә йөрдек, банкетларда бергә эшли идек. Аннан ул миннән 7,5 яшькә кечерәк тә бит әле. Хәзер уйлыйм да, ә нигә бәхетле булмаска, дим. Улым да хуплады. Винарис абыйсын электән белә. Арча якларына кайткач аның артистлар белән дә бездә кунып калганы бар. Болай да кайткалый иде. Борчуым бар, дисәң, Винарисның ярдәмчеллеге! Ук кебек килеп җитә. Кемгә дә шулай. Бәби тапканчы, йокы бүлмәсенә гарнитур алырга дип, Винаристан акча сорап торган идем. Зур сумма. Концертларда эшләгән акчадан түләргә килештек. Бәбигә узып куйдым. “Бәби табам. Инде ул бурычымны кайчан бирәсемне дә белмим”, – дигән сүземә ул: “Лилия, бәби күчтәнәчем булыр! Борчылма, оныт”, – диде. Хәзер дә бурычка акча сорап торучылар күп, бирмәүчеләре дә бар, ә ул кичерә белә. Бик юмарт!  Хәтеремдә, 50 яшьлек юбилеема чакыргач, кочак җитмәслек өч розалар букеты күтәреп кайтты – әнигә, Алиягә, миңа. Әни белән Алия егылып китә яздылар. “Моның кадәр розаны гомердә дә бүләк итмәделәр”, – диешкәннәре истә. Винарис елмая, мин көләм! Гастрольләргә барганда да автобуска иң ахырдан ике сумка ризык күтәреп, Винарис утыра. Без урнашкан арада ул кибеткә йөгерә, юлда ук сыйларга керешә. Барып җиткәч тә үз акчасына алып кереп ашата әле. Юмартлыгына күрә үзенә дә Аллаһы да бирә торгандыр, дим.  
 
– Винарис тарафыннан элек бернинди дә хисләр сизмәдеңме?
– Монда кайткач та йорт-җирне, тормышларны күреп: “Син шундый молодец, Лилия!” – дия иде. Мине уйлап йөргән бит инде ул – бер яклы гына мәхәббәт. Ә мин сизмәгәнмен дә, дустым, энем, коллегам күрдем.  “Мин сиңа күптәннән гашыйк”, – дип әйтә ул, бүгенге халәтеннән шулай икәнлеге күренә дә. 
 
– Тормыш алып барырлык ир. Акыл туплаган, тәҗрибәсе дә җитәрлек.
– Яһүдләргә генә хас әрсезлек, эчке ныклык, тырышлык бар анда, бик булган кеше. Әтисе – яһүд, әнисе татар, үзен татар саный. Ике банкет залы ачты. Казан уртасында! Икесе дә гөрләп эшли. Ачтың да бетте түгел бит, кешене эшләтер өчен дә ай-һай күп көч куярга кирәк. Бакча эшен яратадыр, димим, холкын беләм. Аның аңа вакыты да юк. Үз эше дә муеннан.  

– Бергә яши башлагач, нишләп бетәрсез? Монда – гектарлаган җир эше, сезнең тәрбиягә мохтаҗ гаилә, тегендә – яшь ир, яңа тормыш көтә... 
– Ул миңа тәкъдим ясаган көнне үк: “Кайчан минем янга күченәсең?” – диде. Өйдә авыру әнием бар, улым өченче курста укый, тәкъдим ясадылар дип кенә, җилбәзәкләнеп чыгып китә алмыйм. Винарис янына күченермен инде, тик бүген-иртәгә үк түгел. Ул очракта да мин әнине, төп йортны ташламыйм. Әнине карашырга минем игезәгем, абыем гаиләсе бар. Әле Әмир дә: “Әни, әгәр күченергә уйлыйсың икән – тәвәкәллә. Әбием янында мин бар, үзем карыйм. Син югында яшибез бит, бөтен эшне дә эшли беләм”, – ди. Әнинең тырышлыгы, ярдәме белән бер дигән акыллы егет үстергәнбез, дип сөенәм мин, Аллаһыга мең шөкер!..
 
– Өйдәгеләргә яңалыкны ничек җиткердең? 
 – Әнигә кайткач әйттем. “Җүләрләндеңме әллә?” – диде. Әмирнең әтисен искә төшерде. “Мин аларны бер-берсеннән аерырмыйм, ул бар һәм булачак”, – дидем. Нишләтәсең инде, Әмир улымның әтисе дә бик яхшы кеше, ләкин безгә бергә булырга язмаган. Ул үзе дә: “Лилия, ялгыз калма! Тормыш кору җаен кара”, – дип гел әйтә килде. Әле аның белән  сөйләшкәнебез юк, ләкин Әмир белән ул көн дә хәбәрдә. Ә улыма иртән әйттем. Кулымны суздым да: “Күрәсеңме улым?” – мин әйтәм. “О! Маникюр ясаткансың, матур!” – ди бу. “Маникюрдан кала башка бернәрсә дә күрмисеңмени? Винарис абыең тәкъдим ясады бит, йөзеге...” – дим. “Кит әле... Бик әйбәт! Әни синең дә бәхетле булырга хакың бар!” – диде. Улымның шул сүзе мине канатландырып җибәрде. Әни ике атналап кеше рәтенә килмәде. Җитмәсә интернетларда да бер атна буе гел безне сөйләделәр. Интервью, диләр, тапшыруларга чакыралар. Әни өченче атнаны: “Тормышыңны үзгәртергә кирәк балам”, – дип әйтеп куйды. Хәзер ияләнде. “Кияүнең ашарына бармы? Илтеп кайтмыйсыңмы?” – дип кенә тора. Винарис та авырып ята. “Әмирне утырт та кияү янына барып кайтыгыз. Даруларын алып, ашарына көйләп калдыр”, – ди, үзебезнең гаилә итеп кайгырта. 
 
– Уртак тормышның үз ихтияҗы – нигез тоткасына бала-чагасы, малы, мөлкәте...
– Винарисны алдан ук та: “Сиңа 45 яшь, бала сөясең килер. Ә мин инде бала таба алмыйм”, – дип кисәттем. “Әмир бар, минем дә беренче никахымнан улым үсә, безгә шул балалар җитә. Тыныч кына яшисе, ипле генә картаясы килә. Миңа юлдаш – син кирәк, Лилия!” – ди. Күпләр Винаристан: “Өйләнешү контракты төзисезме?” – дип сорый икән. Фатиры бик зиннәтле, әйбәт, сүз дә юк. Ләкин мин малга кызыга торган кеше түгел, кыр кадәрле йортым, машинам, Казанда фатирым бар, үзем булдырган тормышым җитеш. Килешү төзелә икән, берсүзсез кул куям! 

— Винарис сезгә кияү сыйфатында кайттымы әле?
– Юк. Концертына әзерләнде бит. “Лилия, ярдәм кирәкме, кайтыйммы?” – дип көн дә сорый үзе. Эшеңне кара, моңа кадәр ялгыз тарткан мин, кәләш булгач кына егылмыйм, дим. Бергә кушылгач, сүз дә юк мәшәкатьләр дә җиңеләер, әлегә менә шулайрак яшәргә туры килә. Винарисның хыялы – туй! Июль ахырында ике яктагы туганнарны бер табынга җыясы килә. Элек тә ул  Лилечка дип эндәшә иде, хәзер “Моя Лилечка!” – дип кенә тора, миңа бик ошый. 

– Аның туганнары ничек кабул иткән бу яңалыкны?
– Бик куанганнар. Әнисе дә бик ярата иде мине. Перьмдә концертлар белән йөргәндә берәр атналап аларда тордым. Маһирә апа минем әнигә охшаган иде, исән булса сөйләшеп туймас идек тә... Винарис та бит минем әнине үз әнисе кебек күрә. Безнең беренче танышу да кызык кына. Администратор чагы әле, концертка чакырды. Кемлеген дә белмим, ул ялына, мин икеләнәм. Поездан чәчәкләр белән каршы алам, дигәч: “Тезләнеп!” – дигән идем, шулай каршы алды да! 

– Җырчылар бәби тапса шул темага җыр яздыра, дингә басса да шул ук хәл күзәтелә. Сезнең репертуарда да яңа тема көтәбез!
– Бездән – дуэт! Туйга теләкләр кебегрәк булыр ул. Гүзәлия яза. Безнең тавышлар да бик туры килми, ничек тә эшләрбез, туебызга өлгертербез, дип уйлыйм. Иң мөһиме – бер-беребезгә ышанычлы терәк булып, бәхетле яшәргә язсын!
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»