|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2023 Фаҗига
Татарстанда коры үлән яну аркасында бер кеше һәлак булганАшыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына Түбән Камада коры үлән януы турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр Рифкать Гайнуллин урамында коры үлән янганын ачыклаган. Янгынның мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә.
Янгынны сүндергәндә ут белән көрәшүчеләр тәненең күп җире пешкән ир-атны табып алалар. Зыян күрүчене табибларга тапшыралар, әмма аны коткарып кала алмыйлар, дип яза Татар-информ.
Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
--- |
Иң күп укылган
|