|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2023 Җәмгыять
«Язлар безгә Тукай белән килә!»Яз җиттеме, без Тукай белән рухланып аңа табынып яши башлыйбыз. Табигый ки, чөнки аны безгә язлар алып килгән, язлар алып киткән. Үзенең әз генә ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган. Шуңа да без аны олылап искә алып, мәйданнарга чыгабыз, һәйкәленә чәчәкләр салабыз, аңа багышлап шигырь-хикәяләр язабыз, яттан шигырьләрен башкарабыз. Тукай - ул мавыктыргыч серле, тылсымлы әкият. Тукай - ул үзәк өзгеч моңлы бер җыр.
Тукай - ул күңелнең иң нечкә кылларын тирбәндерә алырлык аһәңле шагыйрь.
«Тукай!» Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан. Чөнки без аның әкиятләрен кече яштән үк өйрәнеп үсәбез. Тукайның балалар өчен язган әкиятләре, сабыйның игътибарын җәлеп итә, уйландыра, сокландыра. Үзенең эчке дөньясы да сабыйларча самими, саф, булган кеше генә балалар өчен шундый матур әкиятләр яза ала. Китапханәдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137-ел тулуга багышланган шигъри мнутлар сәгате узды.
Катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, «Кәҗә һәм Сарык», «Шүрәле», «Су анасы» һ.б. әкиятләре белән таныштылар.
Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре Резеда Валеева.
--- |
Иң күп укылган
|