поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.03.2011 Җәмгыять

Ышанмагыз белдерүгә, эшкә алам дисәләр

Үз гомерендә һәркем бер тапкыр гына булса да эшен алыштырмый калмыйдыр. Кемдер берсеннән икенчесенә, нервларсыз, танышлык буенча, я уңышлы очрак туры килеп тиз генә күчә торгандыр. Ләкин бүгенге эшсезләр саны арткан, хезмәт хаклары тормыш көтәр өчен, сүгенми әйткәндә, җитеп бетмәгән заманда эш алыштыру турында биш кешенең берсе уйлый. Күп акчалы булса да, физик яктан хатын-кыз өчен шактый авыр хезмәтемнән мин дә китәргә җөрьәт иттем, ниһаять. Гаиләне туйдырам дип тырыша торгач, ясый башлаган шифоньерымны да эшләп бетермичә, шушы мебель фабрикасында егылып үләрмен кебек тоела башлады.

 Үземнең барлык тәлапләремә дә туры килерлек эшне мин ике ай эзләдем. Эш эзләүнең дә зур һәм четерекле хезмәт икәнен үз җилкәмдә татыдым. Минем кебек үк белдерү һәм интернет аша эш эзләүчеләр өчен файдалы киңәшләремне бирәсем килә.

Беренчедән, белдерүләрнең барысына да ышанмагыз. Әгәр сезгә тәҗрибә һәм белемегез булу мөһим түгел, яшегез дә кызыксындырмый, 18-60 яшьлек барча кешене алабыз дип язылган белдерү очраса - 100% алдау! Бу белдерү буенча шалтыратсагыз, сездән: “Нинди эш кызыксындыра?”- дип сораячаклар. Ничек нинди эш? Сез конкрет белдерүнең конкрет вакансиясе буенча шалтыратасыз бит. Мәсәлән, менеджер, администратор, җитәкче ярдәмчесе, кадрлар бүлеге хезмәткәре (бу иң күп тәкъдим ителүче эшләр). Ә сезгә телефон аша бик ягымлы тавыш белән кабаланып: “Әйе-әйе, бар андый эш, менә какрас бүген собеседование. Үзегез белән 500 сум һәм паспортыгызны алып килергә онытмагыз. Ашыгыбрак килегез. Бу вакансиягә эләгергә теләүчеләр бик күп. Җитешми калуыгыз бар,” - дип чакырачаклар. Боларның хезмәт агентлыкларына, биржаларга һич катнашлары юк. Агентлыкта, сиңа, түләгән акчаң өчен төрледән-төрле эш тәкъдим итәләр. Адресларны, телефоннарны язып бирәләр, алары ошамаса, ай буе сиңа туры килерлек эш эзлиләр, яңа вакансияләр турында шалтыратып әйтеп торалар. Ә бу - зур хезмәт хакы, матур эш белән алдаучыларны синең эш табуың кызыксындырмый.

Берәр бизнес-үзәктәге кабинетта сезнең кебек үк 15-20 эш эзләүчене берәмләп чакырып, имеш, документлар тутыру өчен  кирәк дип, 500 сум акча сораячаклар. Акчаларны жыеп алгач, инде сезне кызыксындырган эш турында аңлатырлар дисәгез, ялгышасыз. Барыгызны бергә кабинетка кертеп утыртып, бер тел бистәсе сезгә: “Бүгенге авыр заманда хуҗага эшләргә кирәкми, үз эшең белән шөгыльләнү мәслихәт,” - дип нотык укый башлаячак. Һәм Кытайда эшләнгән берәр биоактив өстәмә (БАД) яки дәвалау үзлегенә ия кием сатарга тәкъдим итәчәк. Мине бу кызыксындырмый, бирегез акчамны дип тавыш күтәрү мәгънәсез. Алар сине ишетмәгән кебек, үз сүзләрен сөйләүне дәвам итәләр. Бу кабинеттан чыкканнан соң, беркавым, үзеңне аңың томаланган, зомби кебек хис итәсең. Ниндидер, сизелмәс психик атака ясыйлар ахыры, мин шундый нәтиҗәгә килдем.

Сетевой маркетинг дип аталган, кеше алдап, ниндидер товар сатуга кайтып калган эшне бу шарлатаннар миңгерәгән кешеләргә көчләп тагалар. Иң кызыгы шул, һәр сүзләре ялган, алдауга корылган бу кешеләрнең үгетләүләренә күнеп, “укулар”ын дәвам итәргә калучылар да күп. Әкияти табышлар вәгъдә итеп, теләсә нинди вакансия белән эшсезләрне алдап, алар сезне үрмәкүч кебек үз тозакларына әйдиләр. Үзең кебек үк эшсезләрне алдап чакыручы булып, аларча “директор ярдәмчесе” булып биредә эшкә калсаң, сиңа һәр 500 сумның 200ен үзеңә калдыру шарты да куялар. Намусы бик интектерми торганнар риза була. Чөнки, собеседованиегә килүчеләр, белдерүләрдә язылган синең телефон номерыңны тотып килсә, болар сиңа акча алып килүчеләр була инде. 5 кешедән 200әр сум.  Көненә 1000 сум эшләдең дигән сүз. Бу белдерүләрдә, гадәттә, шәхси эшмәкәрнең (ИП) исем отчествосы тора. Алик Иванович, мәсәлән.  Мондый белдерүләр эш базарында Чаллы, Казан һ.б шәһәрләрдәге махсус гәзитләрдә һәм интернетта 50% ны тәшкил итә.

Өйдән торып, дистанциядә эшләргә тәкъдим итүчеләр дә бар да чын түгел. Копирайтер, рерайтер, виртуаль дизайнер эшен тәкъдим итүчеләр сездән шундук, 70-100-150 сум сорыйлар икән, яшьләр әйтмешли “чистый развод”, ягъни, алдау. Фрилансерлар өчен чын сайтларда сездән, эшегезне тапшырмыйча, акча сорамаслар, киресенчә, эшләрегез ошаса, вертуаль акча янчыгыгыз тулылана гына барыр. Монда кайбер эшне, укый-язу сәләтенә ия булган күпләр эшли алыр дип уйлыйм. Бигрәк тә виртуаль сорауларга җавап бирү (Вебопрос сайтлары)нда эшләү җайлы. Көн саен электрон почтаңа килгән хаттагы сылтама (ссылка) буенча кереп, ниндидер товар, яки хезмәткә мөнәсәбәтеңне белдереп, анкета сорауларына җавап бирәсең. Көненә 100-150 сум эшләп була. Төпле эшкә урнашканчы, ипи-сөткә ярап тора. Иң мөһиме, интернетың эшләсә,  башка чыгым таләп итми торган эш бу.

Гомумән, эшкә урнашучыдан нормаль эш бирүче (беркайчан да!) акча сорамый. Бик тәфсилләп белемен, бу эш өлкәсендә тәҗрибәсен, гаилә хәлен, яшен тикшерә. Чөнки эш бирүчегә зиһенле, тырыш, сәламәт, кечкенә баласы булмаган, яше 40тан узмаган хезмәткәр кирәк. Бу – һәр эш бирүченең хыялы. Тик эшләр дә, җитәкчеләр дә, эшсезләр дә төрле була. Бу кагыйдәләрдән тайпылышлар булмый калмый. Бигрәк тә, завод-фабрикага, төзелеш эшенә, транспорт өлкәсенә урнашырга теләсәгез. Эшче хезмәтенә илдә кытлык беткәне юк әлегә. Шуңа күрә, тәҗрибәм аз, яшем 40тан узган, махсус белемем юк дип куркып тормагыз. Ишелеп төшәр дип көтеп тә ятмагыз, эзләгез. Барча танышларыгыз, дусларыгыз сезнең эш эзләвегезне белсен. Сарафан радиосы тизрәк эшли, танышларның да ярдәм итүе мөмкин. Үзегез турында тулы магълүматны тәфсилләп язып, эшләргә теләгән өлкәдәге оешмаларга, интернет аша резюмелар (эшкә урнашырга теләүче анкетасы) җибәрегез. Биш резюменың берсенә җавап килми калмый. Соңрак, инде сез үзегез, берничә тәкъдим ителгән эштән иң кулаен сайлый алачаксыз. Тормышта ни сәбәпле генә эшсез калсагыз да, күңелегезне төшермәгез, өметегезне өзмәгез. Эзләнүдән туктамасагыз, сез эзләгән эш табылмый калмас. 


Чулпан НАСЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 27.03.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»