|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2023 Мәдәният
Милли музейда фронтта булган татар композиторларына багышланган күргәзмә ачыла28 апрельдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җиңү симфониясе» дип аталган татар фронтовик композиторларга багышланган күргәзмә ачылачак. Биредә кешеләрнең тормышы, иҗаты һәм сугыш юллары аларның шәхси әйберләре, фронт хатлары, фотолары, нота кулъязмалары аша ачып бирелә/ Әлеге күргәзмә -ТР Милли музее һәм аның филиалы, композитор Нәҗип Җиһанов музее проекты. Ул Бөек Ватан сугышы фронтларында сәнгать кешеләре, шул исәптән татар композиторлары да сугышканлыгы турында сөйли. Татар музыкасы белән кызыксынучылар, һичшиксез, үзләре өчен яңа нәрсәләр ачачак. Күргәзмәдә «Шүрәле» татар балеты авторы, 1943 елда хәрби биремне үтәгәндә батырларча һәлак булган Фәрит Яруллинның фронт хатларын, 1945 елда куелган «Шүрәле» спектакленнән фотоны һәм төп персонаж – Батырның түбәтәен күрергә мөмкин булачак. Күргәзмә музейда 21 майга кадәр эшләячәк.
--- |
Иң күп укылган
|