поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.04.2023 Спорт

Татарстан тагын бер көрәш ярышына баеды

Кичә Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә багышланган урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасындагы турнирга нигез салынды. Ул Казан энергетика көллияте базасында узды.

Фатыйх Сәүбәнович үзе дә көрәш белән ныклап шөгыльләнгән, күп тапкыр батыр калган, аннары озак еллар дәрәҗәле урыннарда эшләде: республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Норлат районы башлыгы, Россия Дәүләт Думасы депутаты булды. Илебез парламентында 6 ел дәвамында аның ярдәмчесе эшен алып барган Раил Шәмсетдинов әйтүенчә, Сибагатуллин һәрвакыт көрәш белән кызыксынган, бер ярышны да калдырмаска тырышкан, улларына да әлеге спорт төренә мәхәббәт уятуда зур роль башкарган. Аның хезмәтен, милләт һәм республика өчен тырышлыгын исәпкә алып, әлеге турнирны уздырырга карарга кылганнар да инде. Бу идеяны исә Раил Шәмсетдинов Казан энергетика көллияте директоры Азат Хәбибуллин белән берлектә тормышка ашырган. Ни өчен нәкъ менә шул уку йортында узуы хакында кызыксынучыларга язам монысын. 
 
Ярышта Татарстанның 11 командасыннан 67 көрәшче катнашты. Алар 50, 60, 70, 80, 90 һәм 100 килограмм авырлыктагы категориядә бил алышты. Турнирга кунак булып, Фатыйх Сибагатуллинның гаиләсе – хатыны Рәдифә Габдулловна, кызы Роза, уллары Рөстәм белән Рәшит тә килде. Алар ире һәм әтиләренә багышланган стендны карадылар. Анда аның тормышыннан алынган иң матур мизгелләр күрсәтелгән иде. Менә ул яшь чагында ул чорда Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән елмаеп басып тора. Икенче фотода исә үзенең китабын тотып төшкән. Беләсез бит, ул әле язучы да, тарих битләрен дә ярыйсы гына актарды. Аларны чара вакытында бушлай алырга мөмкинлек бирелде. Турнирның ачылыш тантанасында Фатыйх Сәүбәноваичның хатыны Рәдифә Габдуллвна чын күңеленнән көрәшне яратулары һәм ирен искә алулары өчен рәхмәтен әйтте. “Фатыйх Сәүбәнович үзе дә көрәшче иде, һәрвакыт та көрәшне яратты, көрәшчеләргә ярдәм итеп торды. Безгә дә менә шулай бергә булып, киләсе елга да җыелырга насыйп булсын, — дигән теләкләрен җиткерде ул. 
 
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев Фатыйх Сибагатуллин белән эшләгән вакытларын искә алды, ә ТРның көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров республикада тагын бер ярыш барлыкка килүенә сөенүен яшермәде, әлеге турнирның матур традициягә әверелеп китәчәк дигән өмете белән бүлеште. Казан энергетика көллияте директоры Азат Хәбибуллин бу ярышларның яшьләрне формалаштыруда зур роль уйнаячагына ишарәләде. Аның фикеренчә, шундый легендар шәхес истәлегенә багышланган чара яңа буын вәкилләрендә спортка мәхәббәт уятырга, традицияләрне сакларга һәм өлкәннәргә хөрмәт белән карарга ярдәм итәчәк. 
 
Шунысы куандыра, әлеге ярыш беренче тапкыр гына уздырылуына да карамастан, анда спортчылар күп җыелды. Әле кайбер олы түрәләр, район башлыклары, министрлык вәкилләре дә килергә тиеш булган дип сөйләделәр миңа, әмма алар бүген Тукай бәйрәмендә катнашу сәбәпле килә алмаганнар. Фатыйх Сәүбәнович аларга үпкәләмәс иде, чөнки үзе дә милләтпәрвәр булды, татарлар өчен янып торды.
 
Ярышның нәтиҗәләренә килсәк, командалар арасында 1 урынны Арча педагогика көллияте яулады, икенче урында Кукмара аграр көллияте калды, ә өченче урын Казан энергетика көллиятендә булды. Шәхси җиңүләрне барласак, 50 килограмм авырлыкта беренчелекне Казан нефтехимия көллиятеннән Әнвәр Җапаров алды, 60 килограммда – Арча педагогика көллиятеннән Динарис Таҗетдинов, 70 килограммда – Арча гуманитар-техник техникумыннан Ранель Хайретдинов, 80 килограммда – Казан энергетика көллиятеннән Илназ Шәмсиев, 90 килограммда – Арча педагогика көллиятеннән Данияр Моратов, 100 килограмм үлчәүдә шулай ук Арча педагогика көллиятеннән Илназ Хәкимҗанов җиңүче булды. Казан энергетика көллиятеннән Илназ Шәмсиев әле “Манзара” спорт һәм музыка премиясеннән “Иң кызыклы көрәш өчен” кубогын да алды. Ярышлар бер сулышта үтте, яшьләр өлкәннәр кебек бер-берсен күтәрергә куркып. Келәм буйлап чабып йөрмиләр, тизрәк салырга гына торалар. Карарга күңелле булды, тамашачылар һәм катнашучылар үзләре дә бу хакта әйтә. Дәвамлы булыр дигән өметтә калыйк.
 

Рәсим ХАҖИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 26.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»