|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2023 Милләт
Әхмәтов: Балалар бакчасының эчке мохитен миллилек белән тутырсак, киләчәк өметлеТатарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында узган «Татар теле фест – 2023» фестивале катнашучылары алдында чыгыш ясады. «Мәктәп, балалар бакчасының эчке мохитен миллилек белән тутыра алсак, татар телендә чаралар үткәрсәк, киләчәгебезне өметле күрәбез. Телебезгә битараф булмаган, милләт җанлы тәрбияче, укытучылар бик күп. Сезнең эшнең катлаулы булуын беләм, чөнки әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрдә искиткеч күп каршылыклар була. Аларның бу мәсьәләгә мөнәсәбәте безнеке кебек түгел, аларны инандырырга кирәк. Сезнең белән бер язмышта булгач, бу халәтне мин дә аңлыйм», – дип сөйләде ул. Ул тәрбиячеләргә, татар теле укытучыларына рәхмәт хатларын тапшырды. «Бу фестивальгә ихтыяҗ бар икән, киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Сез безгә бик кирәк. Матур эшләрегез өчен рәхмәт белдерәсе килә», – диде ул. |
Иң күп укылган
|