|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2023 Җәмгыять
Май аенда ничә көн ял итәбез?29 апрельдән 1 майга кадәр Россиядә яшәүчеләрне озын яллар көтә. Бәйрәмнәр сәбәпле, майда беренче ике эш атнасы кыскартылачак, дип искә төшерә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы. «Ай 29 апрельдән 1 майга кадәр озын яллардан башлана. Шул сәбәпле, беренче атнада 2 майдан 5 майга кадәр дүрт эш көне булачак. 6 майдан 9 майга кадәр - ял көннәре, ә аннары яңадан кыска эш атнасы, анда 10 майдан 12 майга кадәр эшлисе була», диелә ведомствоның Телеграм-каналында.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 1,8 һәм 9 майда өстәмә яллар көтелүен әйтте, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.
Искәртик, бу эш атнасы Татарстанда кыска булачак, чөнки иртәгә, 21 апрельдә, Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча бу көн республикада ял көне.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|