|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2023 Фаҗига
Татарстанда җиңел машина «Камаз» белән бәрелешкән, ике хатын-кыз һәлак булган
Бүген Татарстанның Алексеевск районында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә Renault Sandero автомобиле йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлак булган. Бу хакта» Татар-информ»га ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Җиңел машина йөртүче, Алексеевск – Высокий Колок трассасының 57нче километрында алда бара торган машинаны узып китү өчен каршы як юлга чыга. Әмма каршысына «Камаз» килүен күреп, ул яңадан үз урынына басарга уйлый, ләкин җиңел машина юлда әйләнеп китә. Нәтиҗәдә, машина алда баручы «Камаз» белән бәрелешә.
Җиңел машина йөртүче хатын-кыз һәм аның пассажиры вафат була. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|