поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.03.2011 Мәдәният

«Күрерсең анда үз хәлең...»

Менә Ф.Шаляпин исемендәге XXIX халыкара опера фестивале дә үтеп китте. Ул «Кармен» (Ж.Бизе) һәм «Лючия ди Ламмермур» (Г.Доницетти) спектакльләренең премьералары, СССРның халык артисты, дөньякүләм танылган опера җырчысы Елена Образцованың чыгышы белән истәлекле булды.

«Кармен» – классик өслүптә хәл кылынган мул сәхнә бизәлешле, тулы канлы матур спектакль. Ә менә «Лючия ди Ламмермур» спектаклендә XVI гасыр вакыйгалары хәзерге заманга күчерелгән. Сәхнә салкын, җансыз хай-тек стилендә бизәлгән. Төп геройлар – банкирлар, олигархларның сак хезмәте башлыклары. Сәхнә буйлап байкерлар җилдерә, кемдер телевизор карый, компьютерда эшли, уен автоматларында уйный. Сәхнәдә күзне иркәләрлек матурлык, ямь, гамь юк. Опера алиһәсе Е.Образцованың чыгышы исә гаять дәрәҗәдә тәэсирле булды. Аның үзеннән яшь артистлар белән сәхнәдәге аналарча кайгыртучан, гади мөгамәләсе, тавышының мөмкинлекләреннән оста файдалана белүе, кыска гына вакыт эчендә образга керә алу сәләте бик күпләрдә ихлас соклану хисләре уяткандыр, дип уйлыйм.

 

Ф.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивалендә ел саен диярлек бер үк спектакльләр күрсәтелеп, аларда музыка сәнгатен сөючеләргә инде күптәннән таныш опера җырчылары катнашса да, аның журналистлар өчен бер яхшы ягы бар: фестивальдә күзләр ачылып, карашлар киңәеп киткәндәй була. Нәкъ бөек Тукаебыз әйткәнчә:

 

«...Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең –

Көләрлек булса, булмаса – еларсың....

Күрерсең тормышың нинди: җитешме?

Җитеш булмаса, кай җире җитешми?...»

 

Безгә исә бүгенге көндә җитәкчеләребезнең мәдәнияткә мәдәни карашлары, татар опера, балетлары җитешми. Белем эзләп, гыйлем туплап, утларга, суларга кер, диләр. Безгә исә ерак барасы да түгел. Күрше Башкортстан республикасында, мәсәлән, үткән елның сентябреннән бирле Мәдәният министры вазыйфаларын Башкортстанның халык артисты, күренекле җырчы А.Абдразаков үти. Ул Уфа дәүләт сәнгать институтын, П.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең аспирантурасын тәмамлаган, озак еллар Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында иҗат иткән. Башкортстанда мәдәният мәсьәләләре белән махсус әзерлекле кешеләр шөгыльләнә. Димәк, мәдәниятнең республикада дәрәҗәсе, әһәмияте зур, дигән сүз. Башкорт дәүләт опера һәм балет театры каршында балалар опера студиясе эшләп килә. Анда 8 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар кабул ителә. Ут күршеләребез башкортлар милли операның киләчәген алдан кайгырта.

 

Эстониядә исә мәдәният оешмаларына, төрле фестивальләргә дәүләт грантларыннан тыш «Культур-капитал» исемле фонд тарафыннан спиртлы эчемлекләргә һәм тәмәкегә акциз түләүләрдән тупланган зур күләмдәге акчалар да бүлеп бирелә. Андагы мәдәният җитәкчеләре, безнекеләр кебек, мәдәниятчеләргә үзләренә акча эшләү кирәклеген, җай чыккан саен, башларына тукып, аңнарына сеңдереп тормый.

 

Элек Советлар Союзына кергән кайбер дәүләтләрдә бүгенге көндә опера сәнгатенең колачлылыгы шаккатыра. Грузиядә, мәсәлән, Кутаиси, Батуми, Тбилиси шәһәрләрендә өч милли опера театры бар икән. Батуми шәһәрендә заманча җиһазландырылган тагын бер опера театры сафка басарга тора. Украинада Киев, Одесса, Львов, Донецк, Днепропетровск, Харьков шәһәрләрендә – җәмгысы 6 опера театры эшләп килә. Казахстанда 75 еллык бай тарихлы Абай исемендәге казакъ дәүләт опера һәм балет театрыннан тыш, Астана, Чемкент шәһәрләрендә опера театрлары бар. Бу дәүләтләрдә милли репертуар мәсьәләсенә зур игътибар бирәләр. «Бүгенге көндә репертуарыбызда украин композиторларының музыкасына иҗат ителгән «Тарас Бульба», «Запорожец за Дунаем», «Наталка-Полтавка», «Ярослав Мудрый» спектакльләре һәм заманча яңгырашлы «Моисей» операсы бар. Театрыбыз җитәкчелеге һәр иҗат фасылы саен бер милли опера яисә балет сәхнәләштерүне максат итеп куя», – дип сөйләде Ф.Шаляпин исемендәге фестивальнең кунагы, Украинаның Т.Шевченко исемендәге милли опера театры солисты С.Ковнир. «Театрыбызның репертуарында 6 милли опера бар. Ай саен ким дигәндә ике тапкыр милли опера башкарабыз. Гомумән, Казахстанда милли сәнгатькә зур игътибар бирелә, чөнки миллилекне сакламау үзең утырган ботакны кисүгә бәрабәр», – дигән иде үткән ел Казаныбызга килгәч Абай исемендәге казакъ дәүләт опера һәм балет театры солисты Г.Дәүрбаева.

 

Татар опера һәм балет театрында ни өчен милли спектакльләр куелмый, бүгенге көндә татар композиторлары опера, балетлар иҗат итәме, бу һәм башка шундый сорауларга җавап эзләп, без композитор Илһам Байтирәккә мөрәҗәгать иттек.

 

– Илһам әфәнде, Татар дәүләт опера һәм балет академия театры милли спектакльләр кую гадәтен бөтенләй онытты дияргә була. Моның хикмәте нидә дип уйлыйсыз?

 

– Белгәнебезчә, 1990 нчы елларда илдә зур үзгәрешләр башланды. Тора-бара дәүләт җитәкчеләренең мәдәнияткә карашы үзгәрде. Хәзер инде мәдәният дәүләт сәясәте түгел. Мәдәният учреждениеләренә, шул исәптән театрларга да, үзләренә акча табу кирәклеге әйтелә башлады, аларны дәүләт тарафыннан финанслау нык кимеде. Театрларга яңа шартларга яраклашырга туры килде. Опера һәм балет театры исән калу өчен спектакльләргә Русия һәм чит ил театрларыннан опера башкаручыларны күбрәк җәлеп итеп, үзләре Аурупа илләренә гастрольләргә чыгып акча эшләү юлын сайлады. Милли спектакльләр бер-бер артлы репертуардан төшеп кала башлады. Ф.Шаляпин исемендәге фестиваль дә акча эшләүгә корылган проектларның берсе. Анда төрле илләрдән опера башкаручылар чакырыла, алар яңа опера партияләрен өйрәнеп интекмәсен өчен, фестивальдә дөньякүләм танылган, һәрбер театрның репертуарында булган классик опера спектакльләре генә күрсәтелә. Театрыбызның репертуары һаман бертөрле. Анда башлыча композитор Дж.Верди опералары урын алган. Музыка тарихында исә бүгенге көн көй-моң осталарына үрнәк булырлык бүтән композиторлар да булган. Шуларның берсе – Р.Вагнер. Әмма театрыбыз аның нибары бер әсәрен – «Летучий голландец» операсын сәхнәләштерде. Композитор Р.Вагнерның иҗаты Дж.Вердиныкы кебек дөньяда киң яңгыраш алмаган, аның опералары театрларда еш куелмый. Димәк, бу операга җырчыларны читтән чакырып булмаячак, ә үзебезнекеләрне тыңларга халык җыелмаска мөмкин, дип курка бугай театр җитәкчеләребез. Милли спектакльләр куелмауның сәбәбе дә шулдыр, минемчә.

 

– Ә Сезнең үзегезнең милли опера, йә булмаса балетыгызны сәхнәләштерү тәкъдиме белән театр җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткәнегез булдымы?

 

– Әйе. Бервакыт мин театрга килеп, зур күләмле әсәр иҗат итү ниятем барлыгын әйттем. Сезгә ниндирәк әсәрләр кирәк, әйдәгез, бергәләп, киңәшләшеп эшлик, дидем. Миңа исә, башта әсәрне язып китерегез, аннары карарбыз, дип җавап бирделәр. Ярый, хуш. Мин әсәрне утырып яздым ди. Бу эшкә 3-4 ел вакыт китте ди. Соңыннан исә, сезнең бу әсәрегез безгә бармый дип, аны кире борып җибәрсәләр, минем 3-4 ел гомерем бушка киткән булып чыга бит. Минемчә, зур күләмле әсәрләргә килгәндә композиторның, театрның һәм театр эшен финанслаучы дәүләт структураларының, бу очракта Мәдәният министрлыгының алдан ук бер фикердә, бер нияттә булып эш итүләре кирәк. Опера, балетларны заказ биреп яздырырга кирәк, дигән сүз бу. Композитор Р.Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсы, мәсәлән, махсус заказ буенча иҗат ителде. Композиторлар Дж.Верди, Дж.Россини үз заманнарында опера театрларында эшләгәннәр, заказ буенча һәр иҗат фасылы саен бер опера иҗат иткәннәр, шул рәвешле осталыкларын камилләштергәннәр. Алар да, образлы итеп әйтсәк, беренче салганда ук алтын күкәй салмаган, билгеле. Бүгенге көндә исә композиторларның һәнәрмәндлекләрен үстерергә, тәҗрибә тупларга мөмкинлекләре юк. Хәзер заказ биреп яздыру дигән нәрсә бетте, гади халыкның опера, балет сәнгате белән кызыксынулары шактый кимеде.

 

– Халыкның кызыксынуы нигә кимеде соң?

 

– Беренчедән, элек эстрада жанры юк иде әле, булса да бүгенге шикелле колачлы түгел иде. Халык драма театрына йөрде, опера, оперетталар һәм халык җырларын тыңлый иде. Тора-бара эстрада барлыкка килде, һәм тамашачы яңа жанр белән кызыксынып китте. Кызганыч, еллар үткән саен эстрадабыз зәвыксызлана, очсызлана, сәнгати кыйммәтен югалта бара. Милли опера, балетлар куелган очракта да, бер көнлек такмаклар тыңлап диваналана башлаган тамашачыны опера театрына китертү, затлы сәнгатькә яңадан күнектерү җиңел булмаячак. Шулай да милли спектакльләрдә заллар буш булмас иде дип уйлыйм, чөнки Казаныбызда гына да никадәр музыка уку йорты бар. Аларның мөгаллимнәре һәм студентлары, укучылары Р.Вагнер кебек композиторларның кызыклы иҗатларын һәм татар милли спектакльләрен сәхнәдә күрүгә мохтаҗ. Гади халыкта опера, балет сәнгате белән кызыксыну кимүнең тагын бер һәм гаять җитди сәбәбе – илнең төзелеше, тоткан кыйбласы, сәясәте үзгәрү. Элек ил агалары гади халыкны мәдәниятле итүнең төрледән-төрле чараларын уйлап таба торган иде, хәзер исә халыкның аң-белем, мәдәнилек дәрәҗәсен арттыруга түгел, мускулларын үстерүгә йөз тотыла.

 

– Илһам әфәнде, белүемчә, Сез мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең тәмамланмый калган «Гөлнара» балетын язып бетердегез. Конкрет шул әсәрне театрга тәкъдим итеп караганыгыз булмадымы?

 

– Казан хореография училищесы Казаныбызның 1000 еллыгы уңаеннан «Гөлнара» балетын сәхнәләштерергә уйлады. Бу максатка акча да бүленгән иде инде. Без күренекле дирижер Фоат Мансуров белән музыканың фонограммасын да эшләп куйдык. Эш башлангач, училищега опера театрыннан комиссия килеп төште, театрыбызның балет төркеме җитәкчесе В.Яковлев, фаҗигале яңгырашлы бу эпик әсәр балалар өчен түгел, аны куйсагыз, кеше генә көлдерәчәксез, дип ниятебезгә каршы төште. Шулай итеп балет куелмый калды.

 

– Күренекле дирижер Фоат Мансуров Татар милли музыка театрын оештыру хастәрен күреп йөргән иде бугай. Бу эш ни дәрәҗәдә калды?

 

– Чыннан да, Фоат абый бу мәсьәләдә бик тырышып йөрде. Иң мөһиме, музыка театрының әзер җирлеге бар иде. Казан дәүләт консерваториясе каршында опера студиясе эшләп килә. Анда бүген сәхнәгә чыгарырлык әзер җырчылар, хор, оркестр бар. Фоат абый бу студия белән «Алтынчәч» спектаклен дә куйды. Студияне театр итеп рәсмиләштерү һәм җырчы, музыкантларга махсус бер бина билгеләп, аларны башка чыгару гына кирәк иде. Фоат Мансуров күп тапкырлар мәдәният җитәкчеләребезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп карады, әмма файдасы булмады. Хәзер милли музыка театрын җитәкләрлек шәхес Фоат Мансуров үзе юк инде...

 

– Кайвакыт опера һәм балет татарныкы түгел, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бәлки, безнең милли музыкаль спектаклебезләрнең юклыгына борчылуыбыз бөтенләй урынсыздыр?

 

– Элек сәнгатьтә совет пропагандасы көчле иде. Вакыт үтү белән илнең тоткан кыйбласы үзгәргәч, ул әсәрләр театрларның репертуарларыннан үзләреннән-үзләре төшеп калды. Әмма урыста совет заманнарына кадәр дә композиторлар П.Чайковский, М.Глинка матур-матур опералар иҗат иткән. Алар, вакыт узса да, искермәде, сәнгати әһәмиятен югалтмады. Һәм театрлар рәхәтләнеп ул операларны сәхнәләштерә. Татарларда исә профессиональ музыка Солтан Габәши, Салих Сәйдәшевләрдән башланган, бүтән кайбер халыкларның музыкаль мәдәниятләре белән чагыштырганда, соңрак барлыкка килгән, совет чорына кадәр без милли опера иҗат итәргә өлгерми калганбыз. Илнең, йә булмаса берәр төрле сәяси партиянең генә җырын җырламаган, образлылыкка корылган, югары сәнгати кыйммәткә ия милли опера, балетлар безнең халыкка бик кирәк. Татарларда операга әверелердәй матур сюжетлар байтак. Кисекбаш тарихы, Сак белән Сок турында бәет шундыйлардан. Опера һәм балет – җыр, музыка, рәсем, драма театры һ.б. сәнгать төрләренең кушылуыннан гыйбарәт булган матур, камил сәнгать ул.

 

– Илһам абый, аңлавымча, бүгенге көндә зур күләмле әсәрләр иҗат итүче композиторларның хәле аеруча авыр.

 

– Әйе. Опера, балетларыбыз куелмый. Симфоник концертлар да бик сирәк була. Композиторларыбыз байтак, аларның яңа әсәрләрен барысын да бер концертка кертү мөмкин түгел, чөнки бер-ике симфоник әсәрдән артса, концертны тыңлавы авырлаша. Чират көтә-көтә, бүгенге көндә минем берничә концертка җитәрлек әсәрләрем җыелды. Кыскасы, зур күләмле әсәрләр иҗат итүче композиторлар үз музыкаларын ишетергә зар-интизар булып яши. Музыка мәктәпләренә рәхмәт инде. Анда теге яки бу композиторның иҗатына багышланган махсус кичәләр оештыралар, әсәрләребезне шунда барып кына ишетә-тыңлый алабыз. Мәсәлән, былтыр апрель аенда 14 нче музыка мәктәбе минем авторлык концертымны үткәрде.

 

– Әсәрегезне сәхнәләштерү тәкъдиме белән Татар дәүләт опера һәм балет театрына барганыгыз бармы, дигән сорау белән мин Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле композиторыбыз Луиза Батыр-Болгарига да мөрәҗәгать иттем.

 

– Әлбәттә, бар, – диде Луиза ханым. – 90 нчы елларда мин Урал ягының бай фольклорына нигезләнгән, халыкчан өслүптә иҗат ителгән «Сабан туе» дип исемләнгән әсәремне сәхнәләштерергә тәкъдим иткән идем. Анда җыр, бию, борынгыдан килгән милли гадәт-йолаларыбыз, татарның җор теллелеге, сүзгә тапкыр булуы, мәзәк-такмаклары матур чагылыш тапкан, Сабан туе бәйрәме, милли туй күренешләре бар. Әсәрнең сюжеты бик мавыктыргыч, кызыклы. Әмма театр җитәкчелеге, драматургиясе килеп җитмәгән, дигән булып, әсәремне кире борды. Аның либреттосын Мөхәммәтнур Муллануров язган иде. Ул әдәбиятчылар арасында танылган кеше булмаса да, бик милләт җанлы, талантлы, тумыштан иҗат осталыгына ия кеше иде. Миннән соң аның либреттосына күренекле композиторыбыз Фасил Әхмәтов та мөрәҗәгать итте. Зур-зур әдәбият белгечләре, язучылар Мөхәммәтнур абыйның бу либреттосына уңай бәяләрен биреп, рецензияләр язды. Мин үзем дә бит, күпләгән җырлар авторы буларак, гомерем буе затлы иҗатлы шагыйрь, язучылар белән эшләгән кеше. Әдәби текстка бәя бирерлек белем, тәҗрибәм бардыр дип уйлыйм. Театр җитәкчелегенең, әсәрнең драматургиясе йомшак, интрига юк, диюе нигезсез бер сылтау гына булгандыр дип уйлыйм. Гомумән алганда, без бүген караңгы, шомлы бер чорда яшибез, – дип нәтиҗә ясап куйды композитор. – Күз алдыбызда мәдәният юк ителә бара. Беренче чиратта һөнәрмәндләр иҗат иткән затлы әсәрләр юкка чыгарыла...

 

Чыннан да Татар дәүләт опера һәм балет театрының җитәкчелеге татар мәдәниятенә битараф карый. Югыйсә дистәдән артык опера иҗат иткән зур композиторыбыз Н.Җиһановның 100 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә театрда аның берәр операсы сәхнәләштерелергә тиеш иде бит! Театрда бу композиторның «Җәлил» операсы куелачак икән, дигән сүзләр йөри йөрүен. Әмма, әлеге дә баягы, либреттоны үзгәртү, аны кискенрәк, конфликтлырак итү, музыкага өстәмәләр кертү эше бара, имеш. Татар милләтеннән булмаган режиссерлар кул тыкканнан соң, «Җәлил»ебез «Җәлил» булып калырмы, әллә композитор Л.Любовскийның «Йосыф кыйссасы»дай космополит рухтагы бер әсәргә охшармы?


Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»