|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2023 Фаҗига
Актаныш фаҗигасендә кемне гаеплиләр?Актаныш районының Буазкүл авылында коточкыч хәл: берьюлы биш йорт янган. Фаҗиганең килеп чыгу сәбәбе әлегә төгәл ачыкланмаган. Бер ташландык йорт бакчасында әби чүп-чар яккан, янгын шуннан башланган, дигән имеш-мимешләр дә бар. — Ул әби белән сөйләштек. “Бакчада кар ята бит әле, нинди кура яндыру”, — диде. Янгында ул гаепле дип әйтә алмыйбыз. Бәлки, тыкрыктан менеп барганда берәрсе тәмәкесен сүндерми ташлап калдыргандыр, — ди Буазкүл авылын үз эченә алган Татар Ямалысы авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәлиев.
Янгын вакытында өлкән яшьтәге Әсфирә апа өйдә ялгызы гына булган.
— Сәгать өчләрдә эштән кайтып чәй эчәргә генә утырган идем. Әни шалтырата: “Кызым, янам, пожар”, — диде дә трубканы куйды. Без Татар Ямалысы авылында яшибез, ул Буазкүлгә кушылып ук киткән. Тиз арада әни янына йөгердек. Кызганыч, берни алып чыга алмадык. Башта ут өйгә капмас дип өметләндек. Әмма җил безгә таба иде. Йорт күз ачып йомганчы янып бетте, — ди Әсфирә апаның кызы Тәскирә апа.
Зыян күрүчеләрнең берсе Зөлфәт янгын вакытында Самарада командировкада булган.
— Әти-әни вафатыннан соң бу йорт безгә калды. Абый белән кайтып йөри идек. Самарага барып җиттем генә. “Өегез яна”, — дип шалтыраттылар, кайтыр юлга борылдым. Абый Чаллыда булган. Бернәрсәне коткара алмадык. Әти-әнидән калган нигез иде, — ди 25 яшьлек Зөлфәт.
Буазкүл авылында янгыннан зыян күргән гаиләләргә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 8-962-574-56-17 (Тәскирә Рифкатовна Варина исемендә, “Ак Барс” картасы телефон номерына бәйләнгән) һәм 8-960-074-35-05 (Зөлфәт Фларитович Фазлыйахметов исемендә, “Сбербанк” картасы телефон номерына бәйләнгән.)
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|