поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.04.2023 Шоу-бизнес

"Винаристан "Шаяртасыңмы? Кәләшең булып уйнаргамы?" - дип сорадым..."

Винарис Илъегетнең сәхнәдәше Лилия Хәмитовага тәкъдим ясавы җәмәгатьчелекне битараф калдырмады. Шунысы кызык: "яшьләр"нең шулай килешүен күпчелек хуплады. Без исә Лилия Хәмитова белән сөйләшеп алырга булдык.

— Игътибардан читтә калып, тыныч кына иҗат иткән елларның “кирәген” бирдең, Лилия! Аяз көнне яшен суккандай, капылт-кара вәгъдә йөзеге кидең! Винарис — алам, ә син барам, дидең... 
 
— Үзем дә аптырап киттем. Җитмәсә, туган көне мәҗлесендә! Шаяртамы, дөрес сөйлиме - аңламадым да. Аннары, юк дигән саен бар булмый, уен-көлке белән “Риза!” - дип әйтеп карыйм әле, дидем. Анда да колагына үрелеп: “Шаяртасыңмы? Кәләшең булып уйнаргамы?” - дип сорадым әле. “Юк! Мин җитди сөйләшәм!” - диде ул. Икенче көнне бөтен дөнья кубарылды. Телефонны алырга курыктым. Бертуктаусыз шалтыраталар, язалар, мин белгәне, белмәгәне... 20 елдан артык дуслар без Винарис белән, дуслыгыбыз да ышанычлы, еллар белән сыналган. Мин әле дә аны дустым итеп күрәм. Кайвакыт, ирем бит инде, дип, уйлап куям да көлеп җибәрәм.
 
Гүзәлия белән икесе сөйләшеп утырганнар. “Ялгыз яшәүдән шундый арыдым...” - дигән ул. Ә без өчәү “Хыялыйлар” программасы белән йөри башлаган идек. Гүзәлия белән элек тә банкетларда күрешкәләдек, кешене белер өчен бит 3 көнлек сәфәр кирәк. “Карап торам, Лилиягә бер дә дорфа итеп җавап биргәнең юк. Туры да киләсез, бер дигән пар булыр идегез”, дигән. “Лилия миңа чыгармы соң?” - дигән Винарис. “Ә син тәкъдим яса! Көтмәгәндә, кинәт эшлә”, - дигән аңа Гүзәлия. Хәзер фотоларны карыйм да, без бит гастрольләргә гел бергә йөрдек, министрлык җибәргән концертларга, сабантуйларга, дисеңме. Банкетларда бергә эшли идек. Аннан, ул миннән 7,5 яшькә кечерәк тә бит әле. Хәзер уйлыйм да, ә нигә бәхетле булмаска, дим!
 
Улым да хуплады. Винарис абыйсын электән белә. Арча якларына кайткач, аның артистлар белән бездә йоклап калганы бар. “Борчуым бар бит әле...” - дисәң, Винарис килеп җитә, булыша. Кемгә дә шулай. Әле бәби тапканчы, йокы бүлмәсенә гарнитур алырга дип Винаристан акча сорап торган идем. Зур сумма. Концертларда эшләгән акчадан түләргә килештек. Бәбигә узып куйдым бит. “Бәби табам. Хәзер ул бурычымны кайчан түләп бетерәсемне дә белмим инде”, - дидем. “Лилия, бәби күчтәнәчем булсын! Борчылып йөрмә, бурычыңны оныт”, - диде. Хәзер дә аннан акча сорап торучы күп, биргәне бирә бурычын, бирмәгәне юк, ә ул кичерә белә. Бик юмарт кеше Винарис...
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.04.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»