|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2023 Икътисад
Россиялеләр өчен кредит каникуллары ел ахырына кадәр озайтылдыДәүләт Думасы гражданнар һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен кредит каникулларын агымдагы елның ахырына кадәр озайту турында закон кабул итте. Заемчы (физик зат, шәхси эшмәкәр яки кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты) 31 декабрьгә кадәр кредиторга килешү шартларын үзгәртүне һәм кредит каникуллары бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала. Гамәлдәге законнар буенча кредит каникулларыннан файдалану мөмкинлеге 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән килешүләр нигезендә 2023 елның 31 мартына кадәр гамәлдә иде, дип яза Татар-информ.
Закон басылып чыккан көннән үз көченә керә, диелә документта.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|