|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2023 Фаҗига
Коткаручылар Камада югалган ир-атның мәетен тапкан, хатынын эзлиләрТатарстанның Әгерҗе районы Кызыл Бор авылы янында Камада югалган ир-атның мәетен тапканнар. Балык тотарга китеп югалган ир белән хатынны коткаручылар ике көн эзләгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агентлык 7 апрельдә Әгерҗе районында ир белән хатын югалганын хәбәр иткән иде. Алар икесе дә 41 яшьтә. Иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә алар көймәдә балык тотарга киткән һәм сәгать 7гә кире кайтырга тиеш булган.
Якыннары аларны эзләргә киткән. Кичә бу урынга коткаручылар һәм водолазлар килгән. Ярдан 700 метр ераклыкта әйләнеп капланган көймә табылган, аның янында ятьмәләр куелган булган.
Бүген ярдан 250 метр ераклыкта һәм өч метр тирәнлектә водолазлар ир-атның мәетен тапкан. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Коткаручылар суга баткан ирдә коткару жилеты булмавын әйтә.
Хатын-кызны эзләү эшләре дәвам итә.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|