поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Күзе бик-бик яхшы күргән эт төннәрен Сатурнга улый.

Бүген кемнәр туган
  • 13 Сентябрь
  • Шамил Шәрифуллин (1949-2007) - композитор
  • Ринат Нәбиев - галим
  • Дамир Йосыпов - очучы
  • Азат Гайнетдинов - җәмәгать эшлеклесе
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
Архив
 
08.04.2023 Җәмгыять

Ренат Харис: Бүген хатыныма дүртенче тапкыр өйләнәм

«Казан» гаилә үзәгендә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис тормыш иптәше Лилия белән бриллиант туйларын билгеләп үтте.

«Бүген мин хатыныма дүртенче тапкыр өйләнәм. 1963 елның 7 апрелендә беренче тапкыр булды, аннан соң көмеш, алтын туйда өйләндем. Тагын берәр туйга барып җитәргә исәбебез бар. Озак еллар бергә яшәүнең сере сабырлыкта һәм иң беренче туган мәхәббәтнең чын, ихлас булуында. 60 ел элек Лилиягә ничек ышанган булсам, бүген дә шулай ышанам», - дип сөйләде ул.
 
Булачак тормыш иптәше белән ул Казан дәүләт педагогия институтының икенче курсында укыганда танышкан, дип яза Татар-информ.
 
«Яшьлектә мәхәббәт, дип яшәсәк, хәзер «син миңа кирәк», дип яшибез. Ул бик җайлы кеше, аның әти-әнисе дә бик әйбәт иде», - диде Лилия Харисова.
 
Юбилярларны котларга балалары, онык һәм оныкчыклары, шәһәр җитәкчелеге килгән иде.
 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина Харисовларга рәхмәт хатын тапшырды.
 
«Сез безнең өчен үрнәк. Сез шундый кунакчыл, ихлас күңел белән яши торган гаилә. Сезнең өйдә шундый рәхәт. Лилия ханым талантлы егетне үзенә гашыйк иткән дә, гомер буе аны яратып, саклап, рухландырып яши. Беренче мәхәббәтләренә тугры калып, шушы тантаналы мизгелгә барып җитү – зур бәхет», – дип ул теләкләрен җиткерде.
 
 
Гаиләне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да котлады.
 
«Шагыйрь һәм аның илһамчысына сокланмыйча карап булмый. Мәхәббәт яшәртә, диләр, сез бүген кияү белән кәләш кебек. Сезнең гаилә гомер буе кеше күз алдында булды. Бу – зур җаваплылык. Сез үзегезнең балалар өчен генә түгел, безнең өчен дә үрнәк», – диде ул. 
 
Ренат һәм Лилия Харисовларны котларга Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова һәм Татарстанның атказанган артисты Илнар Миранов килгән иде. Алар Ренат Харис сүзләре, Резеда Ахиярова көенә язылган «Зәңгәр томан» җырын башкарды.
 
Харисовлар ике бала үстергән. Хәзер 3 оныклары, 4 оныкчыклары бар.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.04.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы