|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2023 Шоу-бизнес
“Синнән яхшыракны очратмаячакмын”, — диде”Җырчы Винарис Ильегет 45 яшьлек гомер бәйрәмен уздырганда, кунакларны, хәтта кәләшнең үзен шаккатырып, Лилия Хәмитовага тәкъдим ясады. Лилия шактый еллардан бирле Арчада әнисе Кифая апа һәм 18 яшьлек улы Әмир белән яши.
— Лилия, “кәләш” статусына ияләшеп буламы?
— Минем өчен бу көтеп алынган яңалык түгел иде. Ирсез яшәргә ияләшкәнмен. Әмма хәзер боз кузгалды. Шундый сүз чыккан икән, алга таба бергә барырга кирәк. Димәк, бу — Аллаһы Тәгаләдән язылган.
— Кифая апа, Әмир нәрсә ди?
— Минем өчен әни, улым, туганнарымның нәрсә уйлавы бик мөһим иде. Әмир: “Әни, синең өчен бик шатмын. Хатын-кыз бәхете сиңа да тиештер”, — дип уңай фикерен әйтте. Әни, әлбәттә, башта өнсез калды, юләрләндеңме әллә, дип куйды. Мин бит аның терәге. Кияүгә чыккач, өйдән китүемне күз алдына китереп тә борчылгандыр. “Әни, кайгырма әле. Чемодан җыеп, юлга кузгалган кеше юк”, — дидем. Без бергә, шулай булачак та. Винарис гаиләмдәге хәлләрне яхшы белә, гел ярдәм кулын сузып килде. Туганнарым өчен дә чит кеше түгел. Артистлар белән кунакка да килә, юл уңаенда безгә кереп чәй эчеп тә китә идек. Игезәгем Алия бик сөенде. Эчкерсез, аралашучан булганга, аны якын итәләр. Берсе дә каршы килмәде.
Винарис белән кавышу Әмир өчен дә яхшы булыр дип уйлыйм. Улыма ир-ат фикере кирәк. Үз әтисе озак еллардан бирле Сургутта эшли, яши...
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|