поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
04.04.2023 Җәмгыять

Кошларда да кеше язмышлары: ояның «идән»ен ачып карасак… әти кош үлеп ята

Без бала чакта кош оя кормаган урын юк иде бугай ул. Өй кыегында күгәрченнәр гөлдер-гөлдер килә, каралты-кура тирәләрен чыпчыклар сарып алган, абзардагы җепсәләрдә карлыгачлар урнашкан. Бакчага чыксаң, куак-куралар арасында сандугачлар сайрый. Ә су буендагы карт өянкеләрдә каргалар мәш килә…

Әмма, нишләптер, күңелгә иртә язда килгән сыерчыклар якынрак кебек. Нилектән шулай икән бу? Язның беренче хәбәрчеләре булгангамы, әллә инде шулкадәр сагындырып та, балаларын очыртырга өйрәтүгә, урманга китеп югалгангамы?  Бәлки, күз уңында йөргәнгәдер? Ахыр чиктә безнең йортыбызга кунак булып килә бит инде сыерчык: ишегалдында чемченә, терлек-туар янында мәш килә.
 
…Шәһәр кырыенда булачак йортыбыз төзелеп кенә ята иде әле. Сыерчык оясы турында сүз кузгаткач, ирем кул гына селтәде. Кырык эш кырык җирдә җәелеп ятканда, янәсе… Кызымның колагына кереп калган. Белоруссиягә машина белән сәяхәткә киткән җирдән оя алып кайттылар. Бик тантаналы төстә гараж кыегына кадаклап куйдык без моны. Урыны да уңайлы кебек. Кояш та төштән соң гына карый, җил дә тими. Менә берзаман сыерчыклар күренә башлады. Сулыш та алмый күзәтәм. Ояны үз итәрләрме икән дигән уй гел бораулап тора бит инде. Йорт каршындагы чыбыкка тезелешеп, чут-чут сайрыйлар. Карап-карап киткәлиләр, әмма сайланалар әле. Нәрсәседер ошап бетми кебек. Кызыма, шаярту катыш, ояның туган җирдә үскән агачтан түгеллеген сизәләр, ахры, дигән сүзләр әйткәлим. Һәм… көннәрдән беркөнне, ниһаять, килделәр. Сөенечнең иге-чиге булмады. Шул көннән сыерчыклар безне ташламадылар. Иртә язда кайталар да, балаларын очарга өйрәткәч, урманга китеп баралар. Ара-тирә, безнең өй исәнме икән дип, күрәсең, сугылып та китәләр үзләре. Ә менә көз җиткәч, җылы якка китәр алдыннан, саубуллашырга кайталар. Нәкъ иртә яздагы кебек өздереп сайрыйлар. Шулайдыр инде, үзәкләре өзеләдер. Нәрсә дисәң дә, туган йорт белән хушлашалар бит. Җырларсың да, еларсың да.
 
Ә моннан өч ел элек фаҗига булды. Мин сыерчыкның елавына, сыкравына шаһит булдым. Ул барыбызны да әнә шул тавышы белән җәлеп итте дә инде. Күзәтәм шулай: ояга да кергәли, әмма тиз генә атылып чыга, гараж түбәсенә баса да, гүя нидер «сөйли», аңлатырга тырыша. Күңелем сизә: нәрсәдер булган. Баскыч куйдык та ояны аска төшердек.
 
Туган җиргә кайтам дип, шулкадәр авыр юллар үткәч бит. Йортына кайтып җиткәч. Барыбызның да күзләренә яшь тыгылды. Кадерләп җирләдек. Ә әни кош оя яныннан тәки китмәде. Хәер, китәрлек җире дә булмаган аның. Баксаң, белгечләр әйтүенчә, оя юнәтү – ата сыерчыкларның эше, ана кош алар янына кунакка гына килә икән. Гел шунда моңсуланып, «сөйләнеп» утырды ул. Иң ерак киткән урыны да гараж янында үскән слива агачы булды бугай. Ике атналап вакыт үттеме-юкмы, оя янына пар сыерчык килеп кунаклады. Болары соңга калып кына оя эзләп йөрүчеләр булды, ахры. Инде хәзер куып җибәрерләр дип уйлаган идек. Бик кызгандык үзен. Ни гаҗәп, ятим калган кошны какмады алар. Ялгыз калган сыерчыгыбыз шактый гына вакыт слива агачыннан күзәтеп утырды да, бераздан, дуслашып китеп, бергәләп, көн күрә башладылар. Узган ел тагын шул ук хәл кабатланды: өчәү килеп төштеләр. Быел да шулай. Аптырашып, заманалар үзгәреп тора, кошларның да үзгәрмичә хәлләре юк, дип көлештек. Юкка гына баш ватканбыз. «Нихәл икән бу?» – дип интернетта эзләнеп карасам, орнитологлар, табигатьтә ата сыерчыкның, гарем оештырып, берничә ана кош белән яшәве булгалый, дип язганнар. Әмма безнеке барыбер гади очрак кына түгел инде. Кошлар авыр чакта үз ишен читкә тибәрмәделәр, хәсрәт утында яндырмадылар, өеннән куып чыгармадылар, йортсыз-җирсез дә калдырмадылар. Менә бит хикмәт нәрсәдә. Без инде хәзер кошларыбызга гаҗәпләнеп түгел, сокланып карыйбыз. Тагын бер сыерчык оясы куярга килештек әле. Балаларына булыр.
 
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика территориясендә кошларның 321 төре яши. Шуларның 68е Россия һәм Татарстан Кызыл китабына кертелгән.
 
Сыерчыкның гәүдә озынлыгы – 20, койрыгы – 6 см. Авырлыгы – якынча 75 грамм. Төрле тавышлар чыгарып сайрый алалар. Кышлар өчен Европаның көньягына, Африкага һәм Һиндстанга китәләр. Бу кошлар туган җирләренә кайткач, яз үз хокукларына керде дип санала. Әле кайбер җирләрдә кар ятса да, табигать уяна башлый.
 
Күзәтүләр күрсәткәнчә, сыерчыклар 12 ел тирәсе яши. Әмма шушы вакыт эчендә алар берничә буын нәсел калдырырга өлгерә.
Фото: Фрипик.ком
Фәния Әхмәтҗанова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.04.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы