|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2023 Ир белән хатын
Татар никахы нинди булырга тиеш?
Никахта дини кагыйдәләрне һәм милли йолаларны ничек берләштерергә? “Тәртип” радиосы бу өлкәдә гыйлеме, тәҗрибәсе булган белгечләрне җыеп, түгәрәк өстәл оештырды. Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ:
— Никах өйдә йә мәчет янындагы берәр корылма-бинада, мәҗлесләр өчен аерым залда, кафеда уздырылса ярый. Намаз укый торган бүлмәдә никах уку дөрес булмас. Чөнки никах вакытында гыйбадәт кылу урынына госелсез кешеләр дә керергә мөмкин. Шәһәр мәчетләрендә элегрәк никахлар конвейер сыман иде. 15-20 минутта укып өлгерергә кирәк. Чиратта икенче пар. Тик никах ул — гаилә бәйрәме, туганнар белән җыелышып, сөйләшеп утыру мөмкинлеге.
Мәһәр — йола гына түгел, никахның шарты. Кайберәүләр мәһәрне күп сорау ир-атка авырлык тудыра, дияр. Әмма бу — кызның дәрәҗәсен билгели торган нәрсә. Без — кызларның бәясе булмаган бердәнбер халык. Мәһәрне баласының уңганлыгына, белеменә, дәрәҗәсенә карап, кызның әтисе билгели. Кесәдә телефонның 1 меңлеге, 100 мең сумлыгы да бар. Кайсын югалтырга куркасың? Шулай ук әти кеше кияүгә, аерыла калсаң, кызга 1 миллион сум бирәсең була, икенче хатын алсаң, фатир тиешсең, дип шартларын әйтә ала. Мондый таләпләр куелганда, кайсы ир-атның ачуланышкан саен талак әйтәсе килсен икән?..
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|