поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.03.2023 Криминал

Логопед хатын пенсионерны төп башына утырткан

Мәскәүдә яшәүче логопед, үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштырып, 82 яшьлек карчыкны төп башына утырткан. Педагогны акчалар тапшырган вакытта тоткарлаганнар.

Подмосковьеның Белоозёрский шәһәрендә  яшәүче пенсионер хатынны стандарт схема буенча алдаганнар. Аңа Үзәк банк “менеджеры” шалтыраткан да, җыйган акчаларыгызга хәвеф яный, мошенниклар тозагына эләкмәс өчен  тиз арада барлык акчаларны банк хезмәткәренә тапшырырга кирәк, дигән. “Банк хезмәткәре” исә акчаларны хәвефсез исәпләргә салып куячак.
 
Әбекәй еллар буена җыйган 4,6 миллион сум акчасын алып,  “җинаятьчеләрдән” коткарырга юллана. Очрашуга ачык йөзле зыялы ханым килә. Пенсионер хатын шикләнмичә-нитмичә “Үзәк банк хезмәткәренә” акча тутырылган сумкасын суза. Өенә кайткач, әбекәй яңа исәпкә акчаларының күчү турындагы смс-хәбәрне әй көтә, әй көтә... Әмма смс-хәбәр килми дә килми... Шунда гына ул алдануын аңлап кала. Әмма мошенникларны эзләп, шалтыратып җәфаланмый, турыга полициягә бара.
 
Полиция хезмәткәрләре каза күргән әбекәйгә “контроль закупка” ясарга киңәш итә. Пенсионер хатын янә “Үзәк банк менеджерына” шалтырата һәм тагын 300 мең сум акчасы барлыгын әйтә, аларны да, имеш, хәвефсез исәпкә салырга кирәк. “Менеджер” белән пенсионер хатын тагын очрашу турында килешә, аңа инде әбекәй полицейскийлар белән килә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Мәскәүнең Тимирязев районындагы  бер мәктәптә эшләүче укытучы-логопедны тоткарлый. Әле педагогка карата тикшерү оештырганнар. Логопедны мондый мошенниклык юлына нәрсә этәргәндер, билгесез.
 
Логопедның танышлары сөйләвенчә, ул күптән түгел генә икенче эшкә урнашкан. Логопед төрле авырулардан соң өлкәннәрнең сөйләмнәрен төзәтү өстендә эшли.
 
SHOT Телеграм-каналы язуынча, педагог әле вакытлыча тоту изоляторында. 
Фото: пиксабай
 

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 30.03.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»