|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2023 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләйманова истәлегенә музей оештырыла (ФОТО)Татарстанда популяр җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Сөләйманова истәлегенә музей оештырыла. Ул Аксубай районы Иске Ибрай авылы мәдәният йорты бинасында урнашачак. Бу җырчының әнисенең туган авылы. "Безнең фикер Эльмираның әнисенең уйлары белән тәңгәл килде, талантлы якташыбызның иҗатына кагылышлы һәммә әйберне дә зурлап рәхмәт белән кабул иттек, - дип уртаклаша "Челнинские известия" басмасы белән Иске Ибрай авыл мәдәният йорты директоры Нәфисә Шәрифуллина. - Фидания ханым безгә кызының концерт күлмәкләре коллекциясен, җыр язмалары белән дисклар, афишалар, күп санлы грамоталар, дипломнар һәм фотолар алып килде. Ана кешегә алардан аерылу никадәр авыр икәнен аңлыйбыз һәм аларны безнең алдагы буын өчен сакларга телибез", - ди ул. Эльмира Сөләйманованың җырлары бүген авыл халкы өчен аеруча кадерле. Концертлар, башка чаралар алдыннан фойеда аның тирән эчтәлекле тавышы яңгыравы традициягә әверелгән. "Мәктәп каникуллары көннәрендә ул концерт программаларында катнашып, мәдәният йорты сәхнәсеннән җырлаганын хәтерлим, - дип уртаклаша Нәфисә Шәрифуллина. - Бу безнең асылташыбыз, татар җырларына мәхәббәте балачактан ук килде. Узган елның җәендә ул бездә Сабантуй үткәрде. Соңгы чыгышы булыр дип кем уйлаган. Ул безнең йөрәкләрдә матур, талантлы, лаеклы булып калачак", - ди мәдәният хезмәткәре. Фотолар: Нәфисә Шәрифуллина архивыннан
--- |
Иң күп укылган
|