поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең җыелма команда, ниһаять, дөнья чемпионатына эләгәчәк! Бишәр “Сникерс” кәгазе җыеп тапшырган кешеләргә шундый мөмкинлек бирелде. 

Бүген кемнәр туган
  • 11 Октябрь
  • • Габделфәт Сафин - җырчы
  • • Венера Шакирова - актриса
  • • Рузилә Хәертдинова - җырчы
  • • Фирдәвес Әһлия - язучы
  • • Дамир Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • • Рөстәм Гафаров - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
25.03.2023 Шоу-бизнес

"Мунча ташы"ннан киткән Рөстәм Хәсәнов: "Үсентеләр саттым. Курьер булып эшләдем..."

Тавыш чыккандыр... Бәлки акча бүлешә алмаганнардыр... Гамилгә түзүләре... Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәновның “Мунча ташы” театрыннан югылуын тамашачы әнә шулай төрлечә юрады. Сорауларны Рөстәмнең үзенә дә юллаганнар, социаль челтәрдә исә ул: “Үзем өчен киттем, гаиләм, туганнарым өчен”, — диеп җавап биргән. 14 еллык сәхнә юлына киртә куйган сәбәпләрне ачыклар өчен юмористны туган ягында эзләп таптык.

Уфа шәһәреннән ерак түгел генә Нагаево бистәсендә үз көче белән тырышып салган 80 квадрат метрлы бер катлы йортында ипле генә көн күрә. Җәмәгате Айгөл белән 3 бала үстерәләр. Ә “Мунча ташы”ннан китүе, чынлап та гаиләсе хакына.
 
— Һөнәрем белән мин урманчы. Яшьлегемдә “Мунча ташы”на килеп эләктем тә, баштарак гел юл йөрелде, аннары фатир арендаладым. Гамил абый ярдәме белән бер бүлмәле фатир алгач, бер-бер артлы 3 балабыз туды, кысанайды. Туган ягымда йорт сала башладык. Пандемия чорында концертлар тукталгач, сәхнәдәгеләрнең эшләре кирегә китте бит. Башкалар заводларга эшкә береккәннәр, ә мин беркая да теркәлмәгән... Эшсез ята алмый идем, гаиләне туендырырга кирәк. Без җыенып Башкортстанга кузгалдык. Үз һөнәремә әйләнеп кайттым мин. Нагаевода агач-куак үсентеләре сату белән шөгыльләнүче “Версаль” бакчачылык үзәгенә эшкә кердем. Урам чатына басып, агач-куак үсентеләре саттым. 2020 елда хәтта курьер булып та эшләдем. Телефоннан азык-төлек сатып алырга заказ бирәләр дә, мин ишек төпләренә үк илтеп бирә идем. Үз йортың белән тору җиңел түгел, өчесе дә ир-бала, әти тәрбиясе дә бик кирәк. Төзисе-корасы... Әле менә мунча сала башлаган идем, һаман очлап чыга алмыйбыз. 
 
— Акча бүлешә алмыйча, талашып китмәдең, димәк?..
— Юк, билгеле. Дөньялар аруланып киткәч, Гамил абый кабат чакырды. Гаиләм — Башкортстанда, мин гел юлда, мондый гаиләнең тәртибе буламы? Айгөлгә дә берүзенә генә өч баланы тәрбияләве авыр, бу да төп сәбәп. Яшереп эшләмәдем, йорт җиткерүем, гаиләм хәлләре, бөтенесе дә күз алдында. Коллектив алдына басып бөтенесен дә бәйнә-бәйнә аңлатырга тырыштым. Һәрберсе бала үстергән, гаилә туендырган ир-атлар, аңладылар, дип беләм. Гамил абый белән көн аралаш диярлек, шалтыратышып, сөйләшеп торабыз. 
 
— Эшкә кердеңме әле, Рөстәм? 
— “Туган  тел” каналы сәхнә йолдызларына багышланган 15-20 минутлык тапшыру алып барырга чакырганнар иде, әлегә шунда. Юбилейларда эшлим, концертлар да алып баргалыйм.
 
— Туганнарың, әниең ничек кабул итте?
— Без өч бала. Олы абыем Альберт миннән 10 яшькә олырак, ул да, Алия сеңлем дә гаиләсе белән Уфада яшиләр. Алар да шатланды: “Бергәрәк яшисе килә”, — диделәр. Әнием дә сөенде. Ул башта ук та каршы иде. Әни үзе дә бит сәхнә кешесе, аңлый иде. Әтием, миңа 9 яшь чагында юл һаләкәтендә һәлак булды. Әни белән алар икесе бер туфрактан — Чакмагыш районының Үрнәк авылында театрлар уйнап, сәнгатькә гашыйк булып үскәннәр. Әтием тикшерүче булып эшләде. Район үзәгендә бик мәзәк кенә юл һаләкәте ясап, ике машина бәрелешә. Ничек килеп чыкканлыгын да озак еллар аңламадык без, әни дә артыннан йөрмәде. Шаһитлар: “Рәдиф гаепле түгел. Ул үз аякларында чыгып басты ”, — дисәләр дә, гаепне әти өстенә аударып калдыралар. Дөресен дәлилләргә үлгән кешенең теле юк бит. Әтинең эченә кан сауган була. Олы улыма карыйм да шушы яшьтән мин әтисез үстем дип уйлыйм. Саматка — 9, Муратка — 4, Раянга 1,5 яшь. Балаларымны әти тәрбиясенә тансыкламасыннар, дим. Бәлки “Мунча ташы”на әйләнеп тә кайтырга туры килер, тик хәзер түгел, соңрак.
 
— Сезгә бер кыз да кирәк икән...
— Шулай дип төрттерүчеләр күп... Әле боларын аякка бастырырга кирәк! Исән булыйк!..
 
Фото: Шәхси архивтан
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы