|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2023 Җәмгыять
Бала өчен пособиегә гариза бирү тәртибен аңлаттыларХезмәт министрлыгы бала караган өчен пособиегә гариза биргәндә күрсәтергә кирәкле өстәмә мәгълүмат турында аңлатма бирде. Министрлыкның әлеге боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. «РИА Новости» шул турыда яза. Әлеге документта әйтелгәнчә, бала караган өчен пособие алырга мөрәҗәгать иткәндә, гаризада өстәмә рәвештә түбәндәге белешмә күрсәтелә, дип хәбәр итә Татар-информ:
гариза бирүченең гаилә составы турында мәгълүмат;
соңгы унике календарь ай эчендә гаилә әгъзаларының керемнәре турында мәгълүмат;
гариза бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының күчемле һәм күчемсез милке турында белешмә;
банкларда һәм башка кредит оешмаларында кертемнәр (счетларда калган акчалар) буенча алынган процентлар рәвешендә керемнәре турында белешмә;
гариза бирүченең һәм (яки) аның гаиләсенең эшкә сәләтле әгъзаларының (балигъ булмаган балалардан тыш) керемнәре булмау сәбәпләре турында мәгълүмат.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|