поиск новостей
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Март
  • Рәшит Имашев (1939-2007) - рәссам
  • Рөстәм Килдебәков - рәссам
  • Фатих Кәрими (1870-1937) - язучы
  • Рәдиф Гаташ - шагыйрь
  • Альбина Шакирова - стендка атучы
  • Идрис Кәлимуллин - җырчы
  • Светлана Гөлтәева - язучы
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
16.03.2023 Язмыш

Фәрит Гыйниятуллин: «Аерылышканда игезәк кызларымны миңа калдырдылар. 43 яшемдә аякларымны кистеләр»

Яшәп калыйк! Әлеге сүзләр Биектау районының Шәпше авылында яшәүче Фәрит Гыйниятуллинның тормыш девизына әйләнгән. Сынап та карый аны язмыш. Әмма шулай да авырлыкларны җиңәргә көч таба ул.

Хатыны белән аерылышкан чакта игезәк кызларына 9 гына яшь була. Аларны әтиләрендә калдыралар. Инде яңа тормыш корып, матур гына яшәгәндә, Фәрит ике аяксыз кала. Ярты сүздән аңлаучы Риммасы ярдәмендә үзен кулга алып, тормышның якасына ябышып яши башлый.
 
– Бар авырлык берьюлы килде миңа. Ул чакта эшләгән өчен акча да түләмиләр иде. Ә тормыш алып барырга кирәк. Әллә Чечняга контракт белән китимме икән дигән чакларым булды. Хәтта медицина комиссиясе дә узып куйган идем. Әниемнең җибәрәсе килмәде. Булышырга кирәк, дип, үзе яшәгән Одесса шәһәренә чакырып алды да, мин китмичә калдым. Гаиләмнең дә сыналган чагы иде. Хатыным белән аерылышырга туры килде. Суд балаларны миңа бирде, – дип сөйли Фәрит.
 
Шушы ике баласы хакына үзендә яшәү көче таба ул. Ничек итсә итә, аякка баса. Озакламый тормыш сукмагында Римма очрый. Ул да ире белән аерылышкан, ялгызы бер кыз үстерә. Гаилә берләшеп, тату гына яшәп китә.
 
– Римма белән никахлы без. Тормыш куып, рәсми язылышырга да вакыт юк. Балаларны урнаштырып бетергәч, өйләнешербез, дип торам. Эльвира кызымны узган ел кияүгә бирдек. Эльмира да чыгасы иде, тик кияү буласы егетне махсус хәрби операциягә алып киттеләр. Хәлен белеп торабыз инде. Исән-сау гына йөрсен, – ди Фәрит.
 
Өченче кызлары апрель аенда кияүгә чыгарга җыена. Фәрит исә шушы кызының туена барыр өчен йөрергә өйрәнә.
 
– 43 яшемдә аякларымны кистеләр. Йөгереп йөргән кеше идем. Дөрес, күп эшләдем. Салкын да тигәндер инде, аякларга ял да җитмәгәндер. Көнаралаш тәүлекле эшкә чыга идем. Табиблар, аякларыңда кан йөрми, диделәр. Алдан ук күренергә кирәк булган икән. Тик мин үзем суздым. Әле аякларыгызны кисәргә кирәк дигәч тә, карыштым. Ясаласы операциядән баш тарттым. Ярый әле хирург бик яхшы кеше булып чыкты. Ул хатыныма барысын да аңлаткан. Бары тик аякларны кисеп кенә, минем гомерне саклап була дигән, – дип сөйли Фәрит. –  Римманы тыңладым. Төп таянычым да ул иде бит. Аннан җылы сүз ишеткәч, мин үземнең ялгыз түгеллегемне тагын бер кат аңладым. Димәк, без икәү бергә барысын да җиңәчәкбез. Моңарчы да җиңдек бит әле. Әнә шушы уйлар белән мин операциягә кердем. Яшермим: беренче вакытта бик авыр булды. 1 метр да 85 сантиметрлы ир-ат ярты гәүдәлегә калсын әле. Иң кыены шул булды. Аякларымда басып йөргән чакларымны сагындым. Еладым да. Беләсезме, кешеләрнең мине кызгануыннан йөрәккә кыен була иде. Мин инде йөри алмаячагыма күнеккән идем. Тик менә башкаларның сүзләре йөрәкне өтәләде.
 
Фәрит операциядән соң 2 ай өйдә генә була. Коляскада йөри. Бервакыт өйдә үзе генә калгач, коляскадан төшеп, үрмәләп карый. Әкренләп өйне урап чыга. Була икән бит. Шуннан урамга чыгып китә. Үзен сынап карар өчен, куллары белән генә тотынып, баскычтан өй түбәсенә кадәр күтәрелә. Аннары ишегалдында яткан утыннарга күзе төшә. Хатыны кызының тау шуа торган чанасын бирә. Шуның белән Фәрит ишегалдындагы утыннарны ташый.
 
– Мин инде башка рульгә утырмам дип, хатынымны машина йөртергә укыткан идем.  Янәсе, үзем йөртмәм. Әмма тормыш бүтәнгә өйрәтте. Машинаны сатып, икебез утырып йөри алырлык квадроцикл алдык. Менә шуннан мин чынлап яши башладым. Күзгә тормыш күренә башлады. Абзарга чыгам, нидер җитми сыман. Тавык-чебешләр алдык. Аннары инде үзебездә чеби-үрдәк чыгарырга уйладык. Безнең 10лап күркәбез дә бар иде. Шуларның йомыркаларыннан бибиләр чыгарып карадык. Аннары инде тавык, үрдәк йомыркаларын алып кайтып куштык. Бытбылдыклар үрчеттек. Аларның йомыркаларын кая куярга белми башладык. Башта бушлай тараттык. Хәзер инде җитми дә. Әнә шулай әкренләп эшләр җайланды, – ди Фәрит. – Элек кешеләргә ремонт эшләре белән булыша идем. Аяксыз дип тормадылар, алар да чакыра башлады. Бу халәтемә үзем дә ияләштем инде. Тик барыбер аякка басып йөрисем килә. Ике ай элек миңа дигән протезлар әзер булды. Шуларны киеп йөреп тә карадым. Тырышсаң, була икән. Таяксыз йөрергә өйрәнеп киләм. Кызымны кияүгә бирәсем бар бит.
 
 
Фәриткә әнә шул кызларны үстерәсе, кеше итәсе, кияүгә бирәсе бар дигән сүзләр яшәргә көч биргән дә инде. Бала җанлы булган ул! Өч кызын да бертөрле яратып, кадерләп үстергән. Әнә хәзер тормышларына сөенеп бетә алмый. Киявен дә мактап кына тора. Ә юлында Римманы очраткан өчен, ул хәзер Аллаһы Тәгаләгә кат-кат рәхмәт әйтә.
 
– Үләргә беркайчан да соң түгел дип яшим. Аяксыз да яшәп була икән. Елап утырсаң, берни барып чыкмый. Кеше үз язмышын үзе яза, – ди Фәрит. – Гомер дигәне бигрәк тиз уза. Әле кайчан гына Римма белән танышкан идек, 20 ел үткән дә киткән. Шуңа күрә һәр көннең, мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк!
 
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.03.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar