поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
18.03.2011 Мәдәният

Режиссер Рәшит Заһидуллин Төркия белән Татарстан арасын якынайта

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Төркиянең Анкара дәүләт театрлары берлегенә эшкә киткән. Әлбәттә инде, бөтенләйгә түгел, Төркиягә аны Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын куярга Анкара дәүләт театрлары берлегенең генераль директоры Леми Бельгин чакырган.

Белгәнебезчә, Тинчурин театры Төркиядә иҗади сәфәрләрдә еш була, анда оештырылган фестивальләрдә призлы урыннар яулый. Әле узган елны гына режиссер анда Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән “Сөй гомерне” дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтеп, төрек тамашачысын таң калдырган иде.

 

Быел исә, Төркиядә “Тукай елы” игълан ителгәне мәгълүм булды. Бу олы вакыйгада тинчуринлыларның өлеше дә аз булмагандыр. Хәер, Рәшит Заһидуллин татар классикларына җылы карашта торучы режиссерлардан санала. Кәрим Тинчурин әсәрләрен пропагандалауда ул зур көч куя, үзе төзешкән совет системасы вакытында бер гөнаһсызга репрессия корбанына әйләнгән әдипнең иҗади мирасын халыкка чыгара.

 

Режиссер татар драматургиясенең атасы саналган К.Тинчуринның җиде әсәрен сәхнәләштерергә өлгерде. Бу җылылык театрыбызның олы драматург исемен йөрткәннән генә түгел, ә Тинчурин әсәрләрендә көчле образлар, тормыш вакыйгаларының үзенчәлекле үрелеп баруыннан килә, ди режиссер үзе. Р.Заһидуллинның Төркиягә чакырылып андагы артистлар белән татар классикасын сәхнәләштерүе зур вакыйга булып санала.

 

– Гыйнвар аенда Төркиядә кастинг уздырдык. Анда өч йөзләп артист катнашты. Чөнки төрекләрдә артистлар аерым бер театрларда берегеп эшләми, ә бөтен Төркия буенча төрле спектакльләрдә, төрле сәхнәләрдә уйный. Аларда спектакль дип әйтмиләр, ә проект дип йөртәләр, - дип сүзен башлады режиссер.

 

– Рәшит әфәнде, ике ил арасындагы бу, төрекләр әйтмешли, зур проект Татарстан хөкүмәтеннән яклау таптымы соң?

 

– Татарстан мәдәният министрылыгыннан зур ярдәм күрсәтелде. Зилә Вәлиева да: “Бу - бик әйбәт проект. Татарстан тарихында төрек һәм татар багланышларын якынайта, җылыта торган адым, биредә әзерләнгән спектакль белән генә барып катнашу түгел, ә куелыш барышында иҗатчылар белән алмашу”, - диде. Безнең хәзер Татарстан белән Төркия театрлар берлеге белән куелыш алмашулар турында килешү төзелгән. Беренче без аларга барып спектакль әзерлибез. Аннары алар безгә килеп безнең артистлар белән төрек әсәрен сәхнәләштерәчәкләр.

 

Төркия артистлары белән уртак тел табасы авыр булмадымы?

 

– Артистлары бик кызыксынучан, барысы да югары профессионализмга ия. Бер фикерне ике тапкыр кабатларга да туры килми. Әйтергә теләгәнеңне ярты сүздән төшенәләр. Драмада текстлар гына түгел, җырлар да тәрҗемә ителде. Шуңа күрә башка рифма, башка стиль булуга да карамастан, тиз отып алалар. Беренче репетицияләрдә тәрҗемәче ярдәмендә эшләсәк, аннары, үзегез беләсез, сәнгать телендә аралаштык. Күз карашыннан ук бер-беребезне аңлый башладык. Югары сәнгаттә тел проблемасы булмый торгандыр инде ул.

 

– “Сүнгән йолдызлар”да яшьләр образлары күп. Төркиядә дә яшь артистлар җитәрлекме?

 

– Төркиянең Дәүләт театрына штатка эләгү артист өчен шактый катлаулы хәл. Монда берничә этапны узарга кирәк. Катгый таләпләр куела, күбесе консерватория тәмамлаган артистлар: югары профессиональ рәвештә җырлый. Актерлык белеменнән тыш, хореография буенча да белем алганнары шактый. Шуны да әйтергә кирәк, аларга төгәллек хас. Төрекләрдә яшь актер булып 27-35 яшьлекләр санала һәм алар 65 яшькә кадәр штатта тора, ә аннан соң лаеклы ялга китә. Олы яшьтәге актер кирәк булса, режиссер гариза яза, ә театр җитәкчелеге мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итә, олы, ялдагы кешене рөхсәт сорап кына рольгә чакырырга мөмкин. Яшь актер кирәк булса да, рөхсәт алып эш итәләр. Моннан тыш, Америкадагы кебек кастинг та уздыралар. Гомумән, мин үземне дә Америкадагы кебек хис иттем. Әлбәттә, бу вакытта каршыңнан йөзләгән кыяфәтләр уза, алар җырлый, бии, сөйләп күрсәтә, ә режиссер бу вакытта эчке тоемлавына гына таяна ала. Шәхсән мин үзем дә шулай иттем. Әлегә кадәр күңел сизгерлегем мине сынатканы булмады.

 

– Сәрвәр образына актер табасы авыр булмагандыр инде алайса...

 

– О-о! Сәрвәр ролен бик чибәр, зифа, бик ягымлы кыз башкарачак. Минем күзаллавымча, Сәрвәр нәкъ шундый булырга тиеш тә. Көнчыгыш чибәрлеге бар аңарда. Өстәвенә, искиткеч матур тавышка ия.

 

– Артистлар режиссер буларак Сезне ничек кабул итте?

 

– Төркиядә режисерларга олы хөрмәт белән карыйлар. Хутҗам дип кенә эндәшәләр. Теләсә нинди вак-төяк сораулар белән бимазаламыйлар.

 

Режиссер буларак артистларга безнең йолаларны да өйрәтергә туры килгәндер?

 

– Шунысы мөһим: алар театрны, үз профессияләрен ярата. Миңа аулак өйнең нәрсә икәнен яхшылап аңлатырга туры килде. Беләсезме, аларга армиягә барырга теләмәгән егетне аңлау читенрәк булды. Төрекләрдә армиягә бару - зур дәрәҗә. К.Тинчурин революциягә кадәр булган авыл тормышын тасвирлаган. Үзегез беләсез, армиягә 25 елга киткәннәр. Ярты гомерләре солдат хезмәтендә узган. Менә шуларны бәйнә-бәйнә сөйләргә, аңлатырга туры килде. Ә мәхәббәткә кагылганда, алар аны җиңел кабул итә. Төрки халыклар булгач, безнең белән урталыклары бик күп.

 

– Төркиядә спектакльләр тамашачы тарафыннан, гомумән, ничек кабул ителә?

 

– Барып төшкәч, дистәләгән спектакль карадым. Тамашачының мәдәнияте гаять югары дәрәҗәдә. Спектакль барганда залда чебен очкан тавыш та ишетелә. Тамашага гаилә белән йөриләр. Һәрвакыт аншлаг. Аларда билет интертет ярдәмендә спектакль башланганчы 3 сәгать кала сатылып бетә. Леми Бельгинның соңгы проекты “Стамбул-Берлин” булган. Аларга бер поезд бирелгән. Шул поезд төрле станцияләрдә спектакль күрсәтеп йөри. Поезд стеналары төшерелә (сәхнә ачыла дигән сүз). 20-45 минут тамаша күрсәтелә. Аннан соң юлны дәвам итәләр. Менә шулай бөтен Европаны барлап чыкканнар. Хәзер андый поездны Анкарадан Пекинга кадәр җибәрергә ниятләп торалар икән. Бу яктан алар бик уңышлы һәм нәтиҗәле эшлиләр.Театр сәнгате халык тарафыннан да хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнә

 

– Рәшит Муллагалиевич, Төркиядә сәхнәләштерелгән “Сүнгән йолдызлар”ны Казан тамашачысы кайчан күрә алачак?

 

– Май айларында, Алла боерса. Ә аннары К.Тинчуринның бу әсәре Европа буенча ил гизәргә чыгып китәчәк.

 

– Ике ил арасындагы иҗади проектның дәвамы буларак Төркия режиссеры Казанга кайчан килер дип көтелә?

 

– Октябрь айларында дип исәпләп торабыз. Алар бездә, мөгаен, төрек классикасыннан алынган комедия куярлар.

 

Халыкара проекта Татарстаннан Рәшит әфәнде белән бергә Татарстанның халык рәссамы Сергей Скоморохов, музыка җитәкчесе һәм хормейстер Чыңгыз Абызов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хореограф Сәлимә Габрахманова һәм тәрҗемәче - Казан Федераль университетының чит телләр кафедрасы доценты Альбина Гарифуллина да катнаша. Шунысы куанычлы: тиздән, бик тиздән татар йолалары, татар мохите һәм татар классигы белән бөтен Европа таныша алачак. Ике мәдәният багланышлары дөньякүләм әһәмиятле. Бу юнәлештә беренче адымнарны ясаучы Рәшит әфәнде сәхнәләштергән К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәре 12 апрель көнне Анкара сәхнәсендә куелачак. Тарихи көнне түземсезлек белән көтеп калыйк!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 14.03.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы