поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.03.2023 Җәмгыять

Самолетны кукуруз кырына утырткан Дамир Йосыпов чынбарлыкта ниләр кичерүен сөйләде (ВИДЕО)

Россия Герое, пилот Дамир Йосыпов «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы премьерасында самолетны кырга утырту вакыйгасын искә алып сөйләде.

«Самолетны кукуруз кырына утыртканда миндә курку хисе юк иде, чөнки барысы да бик тиз – мизгел эчендә булды. Самолет төшә башлаганда нинди хисләр кичердең, кемнедер искә төшердеңме, дога кылдыңмы, дип сорыйлар. Эшкә бирелгән идем мин. Курку турында уйларга вакыт калмаган иде. Баштан бу хәлнең безнең белән булганына ышанасы килмәде, чөнки аэропортка әйләнеп кайтырга теләдек. Мөмкин түгеллеген аңлагач, күңелсезләндек», - диде ул.
 
Дамир Йосыпов самолет очкан вакытта кукуруз кырын күргәч, шунда төшәргә карар кылуын әйтте. «Мин ул вакытта төрле хисләр кичердем», - дип өстәде пилот.
 
«Авариядән соң бер айдан артык отпускта булдым, бу тернәкләнү, төрле очрашуларга чакырулар белән бәйле булды. Соңрак медицина комиссиясен үттем. Шул ук компаниядә эшләвемне дәвам иттем. Яңадан эшли башлаганда дулкынлану хисе булды. Бу хәлне «могҗиза» дисәләр дә, экипаж һәм пассажирларның күңелендә төер булып калды. Шуңа бу күңелсез хәлне онытыр өчен, гадәти эш режимына керешәсем килде», - диде ул.
 
Самолетны кырга утырткан вакытта ул ике телефонын югалткан, шуңа күрә хатыны Наталья Йосыповага икенче пилот – Георгий Мурзинның телефоныннан шалтыратып, хәлне аңлаткан, дип яза Татар-информ.
 
«Натальяны тынычландырдым. «Минем белән бар да яхшы, барыбыз да исән-сау», - дидем. Бу вакыйга турында журналистлардан ишетеп, шок хәлендә калмасын өчен әйтергә булдым. Әти-әниләрем, туганнарым телевизордан белеп алды. Гәрчә әтием дә гомере буе очучы булып эшләсә дә, әнием әле дә минем өчен борчыла. Әтигә кызыгып, мин дә пилот булырга хыялланган идем», - диде герой.
 
Дамир Йосыпов әйтүенчә, самолетны кырга утырткач, пассажирларны эвакуацияләгәннәр. «Өлкән бортпроводникның «кукуруз рәтләре буйлап, кояшка таба барыгыз», - дигән сүзе канатлы гыйбарә булып күңелгә кереп калды. Бу сүзләр фильмда да яңгырый, фильмның исеме дә шулай аталды. Ашыгыч ярдәм машиналары, автобуслар килеп җиткәч, пассажирлар җиңел сулап куйды. Кайберләре блокнотка исем фамилияләрне, номерларны җыеп йөрде», - диде ул.
 
«Ватсап» кушымтасында төркем ачтылар һәм без әлегә кадәр пассажирлар белән аралашып торабыз. Фильм турында фикерләр алыштык, чөнки фильмны төшергәндә аларны да чакырдылар, үзләре турында сөйләделәр. Кайбер тарихлар сюжетка да керде. Соңрак барыбызны да фильмның Мәскәүдәге премьерасына чакырдылар», - диде Дамир Йосыпов премьерада.
 
Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 22 ноябрендә «Урал авиалинияләре» пилотлары Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Россия Геройларының алтын медальләрен тапшырды. 2019 елның 15 августында һавага күтәрелгәч, самолет двигателенә кошлар бәрелү нәтиҗәсендә, һава судносы биеклекне югалта башлый. Экипаж командиры Дамир Йосыпов Airbus-A321 лайнерын аэропорт янындагы кукуруз басуына төшереп утырта. Барлыгы 226 пассажир, 7 экипаж әгъзасы була, һәлак булучылар юк.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.03.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»