|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2023 Криминал
Татарстанда алтын сатудан табыш вәгъдә иткән финанс пирамидасын яптылар
Татарстанда полиция хезмәткәрләре чираттагы финанс пирамидасының эшчәнлеген туктатты, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Бу хакта Татар-информ яза. Пирамида Казанда 2021 елдан 2022 елга кадәр эшләгән. Министрлыкның Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре Баш тикшерү идарәсендәге хезмәттәшләре белән берлектә шуны ачыклаган. Законсыз бизнеста катнашучылар җинаять өчен кулланучылар кооперативын кулланган, аларның офислары Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан.
Пирамидадагылар клиентларга маркетплейслар аша зәркән эшләнмәләре сату белән шөгыльләнүләрен сөйләгән һәм аларга югары табыш вәгъдә иткән. Клиентлардан үз акчаларын кертүләре соралган һәм аларга «инвесторлар» буларак «бүләк сертификатлары» яки «гади вексельләр» бирелгән. Яңа клиентларны MLM-менеджерлар җәлеп иткән. Һәр яңа инвестор өчен аларга акча түләнгән.
Башта клиентларга табыш яңа кешеләр китергән акчадан түләнгән.
Финанс пирамидасы гамәлләреннән татарстанлылар гына түгел, башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә зыян күрүе ачыкланган.
Оешма җитәкчеләренә карата «Акча һәм (яки) башка милекне җәлеп итү буенча эшчәнлек оештыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ике фигурант тоткарланган. Шикләнелүчеләр сак астына алынган.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|