|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2023 Мәдәният
Тинчурин театрында премьера – «Аферист»15 мартта Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» пьесасы буенча куелган «Аферист» спектакле тәкъдим ителә. Әлеге сатирик комедиядә автор тарафыннан фаш ителгән узган гасыр башындагы ришвәтчелек, казна малын туздыру, әшнәлек һәм куштанлык проблемаларының бүген дә гаять актуаль икәнлеген раслый. Спектакльдәге вакыйгалар кечкенә генә Камышлау шәһәрендә бара. Биредә барлык җитәкче вазыйфалар да кешенең сәләтенә, казанышларына карап түгел, ә туганлык һәм кода-кодагыйлык буенча бүленгән. Н.Исәнбәт үзе моны «миргаянизм» дип атый. Көтмәгәндә прокурорның килеп чыгуы шәһәр башлыгын һәм аның әшнәләрен хафага сала. Геройлар үз махинацияләрен яшерү һәм җаваплылыктан качу өчен нинди юлга барырлар икән? Кеше үз хаталарыннан сабак алмый. Аның белән аферистлык холкы идарә итә... Режиссеры – Илнур Гарифуллин. Рольләрне Илфак Хафизов, Ренат Шәмсетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Зөлфәт Закиров, Альбина Гашигуллина, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Диләрә Фәттахова, Илнур Байназаров, Булат Зиннәтуллиннар башкара. Премьера 15 мартта 18:30 сәгатьтә булачак, рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|