поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.03.2023 Криминал

«Үз гамәлләремнән үзем куркам»: өч кызны үтергән ир суд каршына басачак

2023 елның 15 мартында Оренбург өлкә суды соңгы берничә елда төбәкнең иң зур җинаять эшләренең берсе буенча хөкем карары чыгарачак. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә 29 яшьлек Александр Лазарев, ул Гаяда өч кызны рәхимсез үтерүдә һәм көчләүдә гаепләнә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Кызлар Гай шәһәренә күрше Башкортстаннан укырга килгәннәр.

Фаҗига 2021 елның 30 сентябрендә килеп чыккан. Иртән күршеләре ишегалдында бер яшь кызның мәетен, ә аннан соң беренче каттагы фатир эчендә тагын ике кешенең мәетенә тап булалар.
 
Тикшерүчеләр берничә тәүлек эчендә булган хәлнең бөтен картинасын ачыклый. Кич белән җирле көллияттә укучы өч студент кыз укудан кайтты. Алар Гайга күрше Башкортстаннан килгәннәр һәм монда фатир арендалап яшәгәннәр.
 
күптән түгел генә төрмәдән азат ителгән, хәзер җирле автомойкада эшләүче Лазарев, кызлар яшәгән фатирны күзәтә. Тәрәзәдән  өч кызның ашханәдәге өстәл артында утыруларын күреп ала. Берничә сәгатьтән соң, барысы да йокыга талгач, аларның фатирына бәреп керә. Кызлар ишекне бикләргә онытканнар икән.
 
Үтерүче пычак белән коралланган була. Төрмәдә үткәргән тормышы аны төрле хәлләргә уяу булырга өйрәткән. Ул кызларның күршеләрен алдалый, янәсе, ачкычын онытып калдырган, тегеләре домофонны ачалар. Ишек төбендә пычак тоткан ир пәйда булгач, куркып калган кызлар өчәүләп идәнгә ята.
 
Лазарев башта берсен, аннары шунда ук икенче кызны мыскыл итә. Аннары өчесен дә үтерә. Тикшерү вакытында ул тыныч тавыш белән аларны ничек җәзалаганын сөйли. Җинаять эзләрен яшерер өчен, ул йорттагы әйберләрне яндырып, чыгып киткән. Бер кыз әле үлмәгән, качарга тырышкан була, ләкин Лазарев аны ишегалдында куып җитеп үтерә. Аннары кире фатирга кереп, корбаннары өстенә ут төртә. Шуннан соң җинаятьтә гаепләнүче качарга булган. 
Башта ул урманга киткән, аннары өенә йөгергән, әйберләрен җыйган. Канлы киемнәрне шәһәр читендәге бетон коега ташлаган. Аларны оперативниклар тапкан һәм генетик экспертиза нәтиҗәләре буенча, әйберләрдә корбаннарның каны булуына инанып, берничә сәгать эчендә җинаятьчене билгеләгәннәр. Лазаревны эзләүгә игълан иткәннәр. Ул вакытта җинаятьче Гайдан Орск шәһәренә киткән була. Анда ломбардка үзенең алтын әйберен тапшыра һәм бу акчага фатир арендалый.
 
Үтерүче Орскидагы танышлары янына бара, юлда урамда калдырылган, хуҗасыз машинаны күреп ала. Ачкычлары да шунда гына була. Лазарев машинаны урлап кача, ләкин юлда барганда аңа сигнал бирәләр һәм ул юл-транспорт һәлакәтенә юлыга. Якында гына кизү торган хокук сакчылары эзләнелүчене табалар. 
 
Тикшерү вакытында көчләүче үзен тыныч тота, барысын да тәфсилләп сөйли. Берничә ай элек ул Гайда хатын-кызны көчләгән булып чыга.
 
Сораштыруларда Лазарев үзенең балачагы, әнисе турында искә ала. Янәсе, аны караучы да, тәрбияләүче дә булмаган. Яшүсмер чагында ялгыз калган һәм бөтен дөньяга үпкә саклый. Бервакыт ул хәтта: «Мине тоткарлавыгыз өчен рәхмәт, мин үз-үземнән куркам», - дигән.
 
Прокуратура рәхимсез үтерүчегә гомерлек төрмә җәзасы таләп итә.
 
Фото: Оренбург өлкәсе буенча тикшерү комитеты 
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 14.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»