|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2023 Фаҗига
Наил Мәһдиев Чаллыдагы фаҗига буенча комментарий бирде: «Муниципалитетның гаебен күрмим»Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә якшәмбегә каршы төндә Автокаланың 38нче комплексындагы күп катлы йортларның берсендә булган фаҗигане шәрехләде. Ул әлеге фаҗигадә муниципалитетның гаебе булмавын искәртте, шулай ук җаваплы хезмәтләргә төзелеш экспертизасы үткәрергә һәм лифтлар эшчәнлеген тәэмин итәргә кушты. «10нчы каттагы 83нче фатирда шартлау яңгырады, бер егет һәлак булды. Тиешле оператив хезмәтләр шәһәр прокуратурасы күзәтчелегендә әлеге хәлнең нечкәлекләрен тикшерә. Биредә муниципалитетның гаебен күрмим. Без һәр фатирда нәрсә булганын белә алмыйбыз. Торак – ул гражданинның милке, ул кагылгысыз», - дип китерә шәһәр башлыгының сүзләрен Татар-информ.
Мәһдиев, беренче чиратта, җирле органнарга лифтлар эшчәнлеген тәэмин итәргә кушты. Шулай ук шартлау дулкыны нәтиҗәсендә җимерелгән урыннарны өйрәнү кирәклегенә игътибар юнәлтте.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 10нчы каттагы фатирда «Кинг-Конг» петардасы шартлау нәтиҗәсендә тәрәзә, ишек ватылган, лифтка зыян килгән, фатирдагы егет һәлак булган.
--- |
Иң күп укылган
|