|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2023 Хәвеф-хәтәр
Егермеләп машина бәрелешкән, 15 кеше имгәнгәнСызрань – Саратов юлында Хвалынск районында егермегә якын машина бәрелешкән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында 15 кешене хастаханәгә китергәннәр, аларның берсе анда калудан баш тарткан.
Татар-информ мәгълүматлары буенча, өч бала имгәнгән. 14 яшьлек баланың баш мие җәрәхәтләнгән, ул авыр хәлдә. Калган балаларның тән әгъзалары сынуы ачыкланган.
ФОТО: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|