|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2023 Ир белән хатын
Иренең хыянәтенә түзә алмыйча үз-үзенә ут төрткәнБашкортстанның Стәрлетамак районында яшәүче ханым иренең хыянәтенә түзә алмаган. Хатын ирен көнләү аркасында чыккан низагтан соң 8 мартта үзен яндырган. Стәрлетамак районында 8 Март бәйрәме вакытында гадәттән тыш хәл булган. Авылда яшүче хатын белән ир бәйрәм көнендә көнчеллек аркасында талашканнар. Хатын ире хыянәт иткәненә шулкадәр ышанган ки, чарасызлыктан үз-үзен яндырырга булган.
Беркем берни эшләргә дә өлгерми, хатын, мич янында басып, үзенә сыеклык сибә һәм шунда ук янып китә. Аны әти-әнисе сүндерә һәм ашыгыч ярдәм чакырта.
Бу вакыйга нәтиҗәсендә хатын-кыз тәненең 30 проценты, шул исәптән баш, муен, кул һәм гәүдә тиресе яна.
Ул реанимациягә китерелгән.
Фото: пиксабай
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|