|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2023 Фаҗига
Чаллыда төнлә йорт шартлап, бер кеше үлгәнТөнлә Чаллының 38нче комплексындагы күпкатлы йортта шартлау булды. «Татар-информ»га билгеле булганча, анда яшәүчеләр үз фатирларына кайткан. Үзәк район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Фәттахов «Челнинские известия»гә хәбәр иткәнчә, инвалидларга һәм өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтелгән. Подъезд янында ике автобуста кешеләргә кайнар чәй тәкъдим ителгән. «Кешеләргә табиб ярдәме кирәк булмады. 53нче мәктәптә кайнар ризык әзерләнде, спортзалда төн кунып чыгу мөмкинлеге тудырылды», - дип сөйләде Эдуард Фәттахов.
Махсус хезмәтләр подъездларны һәм фатирларны оператив рәвештә тикшерде, диде ул.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, төнлә 38нче комплекстагы йортларның берсендәге фатирда шартлау булган, 21 яшьлек егет үлгән. Йорт газга тоташтырылмаган, анда электр плитәләре куелган. Бу факт буенча «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.
--- |
Иң күп укылган
|