поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.03.2023 Язмыш

Сукмады, кыйнамады, хуш, дип кенә әйтте дә фатирыннан куып чыгарды

«Рәсимә хәзер кияүдә түгел». - Уртак танышыбыздан шундый хәбәр ишеткәч, аптырап калдым. Бер ай элек кенә никах укыткан кәләшебезгә ни булган, ни өчен аерылган?

Югыйсә булачак иренең холкын белер өчен, сынар, сыналыр өчен дә вакытлары җитәрлек булды. 5 елга якын очрашып йөрде алар. Хәзер менә никах укыткач кына аерылышырга булганнар....
 
Рәсимә - авыл кызы. Студент чакта ук гел: «Кызлар, их, Казан җирендә фатирлы, машиналы егеткә кияүгә чыгып, шәһәрдә төпләнеп каласы иде ул», - дип көлә иде. Университетта укыганда бер Казан егете белән танышты. Чын мәхәббәт иде кебек араларында. Бер-берсенең күзләренә генә карап торалар, егет гел чәчәк, шоколад ташый, Рәсимәнең авызы колакта, әти-әниләре белән таныштылар, инде мөнәсәбәтләре җитдигә әйләнде, уртак фатир, балалар турында да уйлый башладылар. Кыскасы, 4 еллап очрашкач, егет бер бүлмәле фатир сатып алды, шунда яшәргә күченделәр. «Гражданский брак» белән яшәү яшьләрнең әти-әниләренә ошамагач, ниһаять, никах укыттылар.
 
Рәсимә иреннән аерылганына әллә ни борчылмый да кебек. Үткән эшкә салават, шулай яхшырак, дип утыра. Баксаң, ул аны яратмаган икән, шуңа да хыянәткә барган. «Ул минем кеше түгел икәнен 3 еллап очрашканнан соң аңладым», - дип сөйли Рәсимә. «Башта ул миңа бик якын, кадерле иде, ниһаять, хыялым тормышка аша дип уйладым. Әтисез үскән бала, Казанда фатир алуны төштә генә күрсәм инде, әни пенсиясе белән ерак китеп булмый, ә монда шәһәр егете каршыңа килеп чыксын әле, өстәвенә торыр урыны, кыйммәтле үк булмаса да машинасы бар. Ике дә уйламый аның белән очраша башладым. Ярата идем дә кебек. Тик гел артымнан тагылып йөри башлагач, һәрчак мәхәббәтен аңлатып торгач, аның миннән беркая да китмәячәген аңладым, аны югалтудан курыкмый башладым, шуннан башланды да инде.
 
Күз башкаларга төшә, ә егетләр Казанда күп икән бит, шулай башкалар белән таныштым, очрашуларга да бара башладым, әлбәттә, болар турында егетем белмәде. Шул чакта ук аерылышасы калган икән дә бит, нигәдер аны ташларга ул чакта күңелем бармады, кызгандыммы шунда... Аның белән яшәгәндә дә 3-4 егет алыштырганмындыр. Тегеләрен дә яратмыйм югыйсә, бер-ике атнадан соң күрешмибез дә. Шулай да ниндидер төрлелек, иң мөһиме - үземнең егетемнән аерылып торам, аны башкалар белән чагыштырам. Ләкин, без капчыкта ятмый, диләр бит, никахтан соң да берәү белән очраша башлагач, тотты бу мине, яңа сөяркәмнең машинасында үбешеп утырганыбызны күрде. Аның тузынганын күрсәң...
 
Ләкин сукмады, кыйнамады, хуш, дип кенә әйтте дә фатирыннан куып чыгарды. Хәзер менә ирекле мин», - ди. Рәсимә ирекле, әмма күзләрендә ниндидер моңсулык, барыбер ирен сагына кебек тоелды миңа. Аның тормышы белән кызыксына, башка кыз очратмадымы икән, дип сораша. Әллә янында булган мәхәббәтен күрми, кадерен белми калдымы икән? Мәхәббәт тере организм кебек түгелме соң?
 
Су сипсәң, җылы сүзләр әйтсәң, ягымлы караш ташласаң, ул чәчәк ата, матурлана, ныгый. Ә битараф калсаң, яктылык, игътибар, наз җитмәүдән ул шиңә-сула, корый. Хатын белән ир дә, бер-берен хөрмәт итеп, хисләрен яңартып торсалар, мәхәббәт ныгыр иде кебек. Әлбәттә, хыянәт, гел ачуланышып тору, бер-береңә юл куймау мөнәсәбәтләрне какшата. «Гаиләдә талашсыз булмый, әмма ирең белән сүзгә килгәндә кайбер сүзләрне ишетмәмешкә салыш, беркайчан да авыр сүз әйтеп бер-берегезнең йөрәген яраламагыз, ахырдан татулашсагыз да, ул сүзнең тирән эзе йөрәктә кала», - дия иде 99 яшьлек әбием.
 
"ШК" архивыннан
 
Фото: http://Pixabay.com/ru
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»