|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2023 Мәдәният
Бүген Фәрдия Сәфәргалиеваның 70 яшьлек күркәм юбилееБүген – 10 мартта, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне! Аны гомер бәйрәме – 70 яшьлек күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Фәрдия Фәтхрахман кызы режиссер, сценарист, алып баручы буларак, башта – 1992-1998 елларда «Казан Милли – мәдәни үзәге»ндә; 1998-2004 елларда – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куя, 2005-2011 елларда – Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе, 2012 елда – Татарстан Язучылар берлегендә пропаганда бүлеге мөдире булып эшли. Әтисе Фәтхрахман, әнисе Бибинур, энесе Айдар белән. 1959 ел Гаилә квартеты.Сулдан уңга: Айдар, Фәрдия, Фәридә, Марсель Фәйзрахмановлар. 1969 ел Фәрдия Сәфәргалиева укучысы белән. Ульяновск шәһәре Фәрдия Сәфәргалиева, Владимир Елисеев. 1999 ел Фәрдия Сәфәргалиева композитор Зиннур Гыйбадуллин белән сәхнәдә. 1996 ел «Уйнагыз гармуннар» бәйрәме. Алып баручылар: Илдар Кыямов, Фәрдия Сәфәргалиева. 1999 ел А.И.Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры һәм танылган җырчылар катнашында узган концерттан соң. Зур концерт залы. 1999 ел «Арча егетләре» ансамбле оешуына 30 ел тулуга багышланган кичә. 2001 ел Фәрдия Сәфәргалиева, Илһам Шакиров. 2002 ел Илһам Шакировның туган көн концертында. 2014 ел Г.Тукайның тууына 117 ел тулуга багышланган концерттан соң Айдар Фәйзрахмановка 65 яшь тулу уңаеннан әзерләнгән юбилей концертыннан соң. 2020 ел
--- |
Иң күп укылган
|