поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.03.2023 Милләт

Ләйлә Лерон: «Татар ашлары йорты» бинасы үз урынында калырга һәм чәчәк атарга тиеш

Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы, блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова фикеренчә, «Татар ашлары йорты» бинасы үз урынында калырга, «чәчәк атарга» тиеш. Бу хакта Татар-информ яза.

«Монда сайлау варианты була алмый. Тегеләй булса да ярый, болай да, дип сөйләнеп йөрсәк, үзләренчә ясап куярлар. Бу ситуациядә бер генә чыгу юлын күрәм: Юныс абый исемен йөрткән татар халык ашлары музее, яшь пешекчеләр өчен милли ашлар мәктәбен ачу һәм традицион татар ашлары рестораны булса, шәп булыр иде, дип уйлыйм», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
 
Блогер әйтүенчә, музейның үз урынында калуы – икеле. «Ишекләре ябык булуы, әлбәттә, начар. Шуңа күптәннән бу бинаның язмышы турында, бәлки, Фәридә ханымның үзенә сүз күтәрергә кирәк булгандыр. Йөрибез шул авыз ачып, башны «әтәч чокыгач» кына уянабыз. Янында музейга якын булмаган проектлар эшләп килсә, кемгә кирәк булыр ул музей?» – диде Ләйлә Лерон-Бахмутова.
 
Искәртеп үтик, Ләйлә Лерон-Бахмутова социаль челтәрдәге сәхифәсенә видео куйган иде. Анда ул «Татар ашлары йорты» янында «Юныс абый, безне гафу итегез», - дигән язу тотып басып тора. 2023 елның гыйнварында «Татар ашлары йорты» бинасы 160 млн сумга сатылды. Аны «Күңел ачу империясе»нә нигез салучы эшмәкәр, Архангельскиның элеккеге мэры Александр Донской сатып алган. Хәзер анда ремонт бара.
Юныс Әхмтәҗановның кызы – Фәридә Давыдова «Татар-информ»га бинаның ишекләре ябык тормасын иде, дигән теләген әйтте. «Милли ресторан буларак эшләми калса да, сүзем юк. Иң мөһиме – бинага кешеләр килеп йөриячәк, бина эчендә әтинең музее бар», - диде ул.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.03.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»