поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.03.2023 Язмыш

"Әтнә хастаханәсендә: “Бабайда ковид!” – диделәр..."

Илдар аганың вафатына бер ел узган көннәрдә хәләл җефетендә кунак булып кайттык. Кар астындагы салам ышыгында иркәләнеп яз исе көткән виноградлары быел да юксынырлар...

27 февральдә язучы-публицист, педагог, галим, журналистларның остазы – Илдар ага Низамов мәңгелеккә юл алган иде. Бер ел вакыт үтеп тә китте. 86 яшендә дә егетләр җитезлегендә йөргәч, озак яшәренә өметләндек. Тик җитезлеге бу юлы да “сер” бирмәде... 
 
Илдар ага зирәк картлыгында туган төбәге – Әтнә районының Чишмәле Сап авылында үскән нигезенә береккән иде. Җәйләрен гел авылында үткәрде. Хәләле Мөсфия апа белән иртә язда авылга күченәләр дә, кара көздә генә капка бикләп киләләр. Иркенлектә, тәмле авыл һавасын сулап яшәве рәхәт иде аңа. Үзен сагынып, янына шәкертләре сугылганда күңеленә бәхет ишелгәнен күрсәгез!.. Кояш булып балкулары, шатлыгыннан бакчасын күрсәтеп йөрүләре, кармакларына ымлап балыкка дәшүләре...
 
Һәр шатлыгын хәтеренә уеп барган нигезенә, быел да суык иңдермәде Мөсфия апа. Ел ашы хакына авылда кышлады. Чишмәле Сапка барып чыккач, алдан кисәтми генә хәлен белергә сугылдым. 
 
Күптән кыегаеп кына ачылырга калган таныш капка... Иске болдыр. Хан заманындагы йорт. Мәрхүм остаз, үзен бөтен барлыгы белән фәнгә багышласа да тормышта артык гади иде, мал-мөлкәткә кызыкмады. Аның дәрәҗәсенә ирешкәннәр кыйммәтле машиналарда йөри, өчәр катлы затлы йортларда яши дә бит... Һәр тиенен эшләп тапкач, хәрәмләшмәгән кешегә каян килсен инде затлы байлык? 
 
Караңгылык эленгәндә килеп керүемә Мөсфия апа да гаҗәпләнде билгеле. Үзе дә инде, кичкә каршы камыр куйган. Өе гөр җылы!.. 
 
– Салкыннан кергәч күзләр камаша, мичнең почмаклары дулкын сыман бии, – дигән сүземә Мөсфия апа елмайды.
 
– Юк, сеңлем, хикмәт күздә түгел, мичендә! Илдар абыеңның “тырышлыгы”. Яртысын өеп менгәч, үзе дә күрде: “Бик үк туры түгел икән...” – диде дә, сүтеп тормады, өеп бетерде. Яхшы тарта, дулкынланыбрак утырса да җылысы әйбәт төшә, – дип куйды. – Илдар абыең гел шушы өстәлдә язгалап утыра иде. Ул – түр якта, мин аш-су тирәсендә, почмакта. Артык күп сөйләшми идек, бүлдерсәм фикере чуала. Үзе телгә килмичә, әйтер сүземне дә әйтмәдем. Лаеклы ялга чыккач та Илдар 19 ел эшләде. Күңеле бизеп китмәде эштән, аяклары авыртып тилмерде. Берәр чарага чакырсалар да: “Ничә баскычыгыз бар?” – дип сорый иде, мәрхүмкәем. Сугыш чоры баласы бит, 12 яшеннән күмәк хуҗалык эшенә җигелгән, авырлыкны күп күргән үскәндә... Соңгы вакытларда күзләре дә начарайды. Биш ел элек, күзенә операция ясаткан иде. Катарактадан. Әйбәтләнеп тә китте, сакланды да. Балыкка да төштән соң йөрде, кояш әйләнә, күзләр чагылмый, диде, – ди Мөсфия апа.
 
Гомеренең соңгы көзенә керәсен остаз сизенә. Турыдан-туры әйтмәсә дә, сүзләре шуңа ишарәли. 
 
– Соңгы биш ел эчендә гел бер сүзне тукыды. “Виноградларны үзем күтәрәм, минсез төшерерсез...” – диде. Яз җитсә дә шул сүз. “Чакыру килгәнме әллә? Әйбәт кенә йөреп торасың ич әле”, – дип орышып та куя идем. Ике атна кала Коръәнне кулыннан куймады, тәфсирен укыды. Тәрәзә буена яктыга ук килеп утыра да: “Күзләрем күрми лә... Начарайды...” – дия иде. Үзе гел хәрәкәтләнергә тырышты. Иртүк торып, карлар көрәштергәләде. “Ипигә барырга сиңа сукмак ачтым”, – дип керә, мин чәй әзерләп торам инде. Матур, гамьле яши идек... – ди Мөсфия апа.
 
Ковид чире колачын җәйгән язда алар авылга кайта. 2020 ел бу. Шәһәр тулы вирустан, авыручылардан качып, иминлек хакына көзеннән үк кыш хәстәрлеген күрәләр, китмиләр. Кече якны салкынча, дип, уллары Рөстәм өстәмә җылылык торбалары кертә. Ипле генә кышлыйлар. Яз җитә. Җәе дә үтә. Көзне кичеп, кабат кышка керәләр. 
 
– Температурасы да күтәрелмәде, суларга авыр, диде. Ике-өч көн элек кенә мин дә хәлсезлек сиздем үземдә. Илдар да ятып тормады бит, өй тирәсендә генә йөргәләде башта. Ике көн урында яткач, Рөстәмгә хәбәр бирдем. Илдар абыегыз болай да әз ашый иде, тамагына капкалап торгач, мин аны авыраер дип уйламадым да. Авыл фельдшерына да әйттек, сугылып чыкты, үпкәләрен тыңлап та карады, аны-моны әйтмәде. Таныш табибларга эндәштек. Әтнә хастаханәсендә: “Бабайда ковид!” – диделәр. Аптырап киттем. Өйдән урамга да чыкмаган кеше ул! Барып керүгә Илдарны ясалма сулыш бирү аппаратына тоташтырдылар. “Болай да җиңеләйми”, – дигәне хәтеремдә. Әтнә хастаханәсендә бер көн кунмады, сөйләшеп, Казанга – яңа инфекцион хастаханәгә алып киттек без аны, реанимациягә салдылар. Берничә көннән комага җибәрделәр... Янына бер мәртәбә мин дә кереп чыктым, күпчелек кызларым йөрде. 27се көнне өзелде дә... Йөзен ачып саубуллаштык. Үзе исән чагында ук: “Вакыт килеп җитәр... Әниләр тирәсендә урын караштыргаларга кирәк”, – дип күз салып кайткан иде, зиратка үзе теләгән җиргә җирләдек... 
 
– Мөсфия апа, Илдар абый төшкә керәме?
 
– Мин бик кыска гына күреп алам, сөйли дә алмыйм. Ә менә төпчегем Гөлназның төшенә матур итеп кергән иде. Чәй өстәленә җыелганбыз, ди. Кызым аңа: “Әти, мондарак күчеп утыр әле”, – дигәч, ул: “Юк, кызым, урыным монда да бик җайлы!” – дип әйткән. Шул сүзенә бик куанам. Димәк, риза булып ята. 
 
– Сагындырадыр? Тиң яшәлгән елларның матурлыгы күңелдән китмәс. 
 
– Илдар бит ул язучы булырга хыяллана. Әтисе каршы төшә. “Язучының тормышы да уңмый, эчү белән мавыга. Нәрсәгә ул сиңа?” – дигән. Илдар әтисе сүзен атлап чыкмый, Казанда елга техникумында укый. Аннары аны Уфага Агыйдел елга пароходчылыгына штурман итеп практика үтәргә җибәрәләр. Хәрби хезмәткә барып кайта да, эшкә шунда кала. Ул йөзәргә чыкмый, пароходларны ремонтлау базасы оештыра. Кадрлар бүлегендә эшләгән чагы, мин эш сорап бардым. Хисапчылыкка укый идем, кассир итеп эшкә алдылар. Беләсеңме сеңлем, менә шул чакларны сагынам мин. Илдар абыең елгачылар формасыннан йөри иде, буйга кечкенә булса да, гәүдәсе төз, карап туйгысыз егет иде! Суда йөзә торган баржадан бер каюта биргәннәр иде, шунда яшәгән чагы. 1960 елны өйләнештек без. Авылга хат язып салды. Мин туган авыл Уфадан 30 чакрым ераклыкта, Каракүл исемле. Илдар абыегыздан бер яшькә олырак идем.
 
– Хатны ялгыз язса да, җавабын бергә укыгансыздыр. Авылдагылар читтә ялгызы никахлануын өнәгәннәр идеме?..
 
– Әти-әнисе укытучылар, бик акыллы кешеләр. Илдарга каты бәрелмәгәннәр иде, ләкин, без сиңа менә шушы кызны күзләбрәк йөри идек, дигән, сүзләр булгалады. Әткәй белән әнкәй без язылышкач, үзләре килеп төште. Ул чакта, бер өйне арендага алып яши идек әле. Олы гына мичендә, Юныс Әхмәтҗанов китабыннан укый-укый, беренче мәртәбә өчпочмаклар пешердем. 
 
– Авыл халкы ничек каршы алды? Чит як киленен сынамадылармы?

– Сынап караганнар. Сигез елдан соң гына ишеттерделәр. “Әллә ни чибәр булмаган икән...” – дигәннәр. Авылга бала тапкач кына кайтылды, балалы кешедә кыз чактагы матурлыкның эзе дә калмый. Иртәрәк ишетсәм бәлки әрнер дә идем, борын очына да элмәдем. Алай да күңелгә салып куелган, онытылмый бит... 
 
– Уфадан Казанга кайтыр уйга килгәнсез. Ни сәбәпле?
 
– Илдар абыең хәрби хезмәттә дә газетага мәкаләләр язган кеше, хәтта әйбәт кенә гонорар килеп төшкәч, егет чакта ук шул акчага бик кыйммәтле фотоаппарат сатып алган! Өйләнешкәч “Кызыл Таң” гәҗитенә эшкә күчте. Җаны теләгәне, күңелендәгесе иде. Башкорт дәүләт университетында укыды. Әле мин аны, сигез ел эшләп, Казанга күченгәч, ике ел Мәскәүнең партия мәктәбендә дә укыттым. Өч бала белән берүзем калдым бит!.. Мин аңа гел ярдәм итеп яшәдем, фән юлыннан киткәч, диссертация эшләрен дә, язмаларын да машинкада баса идем. Ни өчен күчендекме? Чит җирдә солтан булмас иде ул. Бертуганнардай яшәсәк тә башкорт халкы да усал, төрткәләргә ярата иде. Кайткан көненнән “Социалистик Татарстан”га эшкә урнашты. Без әле калып тордык, фатир юнәткәч, безне алырга килде. Өч бала үстердек. Өчесенә дә югары белем бирдек. Рөстәм улым белән Гөлшат кызым лаеклы ялда инде, Гөлназ эшләп йөри әле, анысы музыкант, думбрада уйный, музыка мәктәбендә укыта. 
 
– Студентлары белән горурлана иде, ә менә аларны тәнкыйтьләгән чакларын ишетә идегезме?
 
– Өйгә чүп сүз ташымады. Бу нигездә гайбәт сөйләү гадәте әнкәйләрдә дә юк иде, бик акыллы гаиләгә килеп юлыктым – шуның белән дә бәхетле мин. Илдар радио тыңлаганда бик сирәк кенә авазларны йоталар дип, әрнеп куйгалый иде... 
 
– Остазның кулъязмалары күп, аларны нишләтергә уйлыйсыз?
 
– Үзем дә шул хакта уйлыйм. Кузгатып караштыргалый башларга йөрәк җитми әле, елата... Район музеена да сорыйлар. Авыл китапханәчесе: “Чишмәле Саптан чыгармыйк инде, аннары бүтән күрмибез без аларны”, – дип тә борчыла. Авылда музей эшләсәк, урыны, бүлмәсе кирәк. Илдарның бөтен әйбере урынында, үзе куйганча тора. 
 
– Үкенечләр юкмы күңелдә?
 
– Хәлемнән килгәнчә кадерләдем, шуңа сөенәм. Мунчага суны өйдән ташымалы, ләкин мин аңа чиләк күтәртмәдем. Йортыбыз 1955 елгы, мунча да мин килеп булып төшкән заманныкы. Бер кадак какмаса да битәрләмәдем. Безнең гомергә җитәр, калганын балалар карар, дидем. Әнкәйдән калып, әткәй җиде ел яшәде. Аны Венера исемле кызы карады, без дә кайта идек, Айдарлар да. Кышын әткәйне Казанга алып китә идек. Аны озаткач, нигезгә кызыгучылар күп булды. Илдар башта, елына кадәр ул хакта сөйләшмибез дә, диде. Аннары үзе авылча яшәргә кызыкты. Башта дәресләрен киметте, атна ахырында гына кайтып куна идек. Илдарның күршеләрне төяп җиләккә, гөмбәгә йөрүләре! Балыкка барып кайтканын күрми дә кала идем. Бакчага җимеш агачларын да күпчелек үзе утыртты. Әткәй данлыклы бакчачы иде, теге елларда ук авыл халкына яшел суган кыягы үстереп саткан. Кыяр-помидорларны да беренче булып авылда ул үстергән. Бакчасында бик күп төрле алмагачлар үстергән, авыл малайлары басмасын өчен, төнлә бакча уртасына чыгып йоклаган, – ди Мөсфия апа. 
 
Остазның публицистика сөйләмен камилләштерү, татар сөйләмен үстерү җәһәтендә кылган хезмәте бәяләп бетергесез. Фәнни казанышлары, парча-очерклары, повестьлары олы мирас. Ә аның кул астында тәрбияләнгән журналистлар кулында – бүгенге матбугат. Яуланган үрләрдә, уңышларда, димәк, Илдар аганың да өлеше саллы. Моны һәр каләм иясе, әлбәттә, сүзсез дә аңлый.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.03.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»