|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2023 Мәдәният
Фән Вәлиәхмәтовка -Тукай бүләгеБөтендөнья татар конгрессы танылган җырчы һәм гармунчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим иткән. «Гомере буе милләтебезгә хезмәт иткән, үзенә генә хас моңы, башкару осталыгы, халыкчанлыгы, самимилеге белән татар-башкорт тамашачысының күңелен яулаган Фән агага уңышлар телим», дип яза Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев үз аккаунтында.
Фән Вәлиәхмәтовка былтыр 70 яшь тулды.
Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге мартта халык игътибарына тәкъдим ителә. Лауреатлар 26 апрель көнне игълан ителә.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|